Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында терлекчелек тармагы алдынгыларын бүләкләделәр

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Сабантуй» авыл хуҗалыгы кооперативында терлекчеләрнең традицион слеты булып узды, анда тармакның 2016 елдагы беренче яртыеллыгы эшенә йомгаклар ясалды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, шулай ук терлекчелек тармагы алдынгылары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, АПК ветераннары катнашты.

Чараның тантаналы өлешендә министр урынбасары Нәҗип Хаҗ һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясадылар. Алар, терлекчеләрнең хезмәтен бәяләп, аларга озак еллар намус эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Район терлекчелек тармагының яртыеллык эшенә йомгаклар турында Гафур Хәсәншин сөйләде.

Шуннан соң хезмәт алдынгыларына рәхмәт хатлары тапшырдылар, җитештерү алдынгыларына акчалата премияләр бирделәр.

2016 елның беренче яртыеллыгы эшенә йомгаклар буенча I дәрәҗә диплом белән «Нырты» АХП” ҖЧҖ(җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗанов) бүләкләнде, II дәрәҗә диплом белән – «Саба” ҖЧҖенең «Явлаштау» бригадасы (җитәкчесе Габделхәй Зәйнетдинов), III дәрәҗә диплом белән «Саба» ҖЧҖенең “Кибәчи” бригадасы (җитәкчесе Фәргать Сәүбанов) бүләкләнде.

Тантаналы чара җыр-биюләр белән чиратлашып барды, төрле спорт уенннары һәм конкурслар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International