Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кыр эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча Алексеевск, Әлки, Спас муниципаль районнарында булды.
Башта Алексеевск районы кырлары өстеннән очып узганнан соң, министр авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда урып-җыю эшләре темплары, ташламалыдизель ягулыгы сатып алу, шулай ук 2016 елда ашлык сату бәяләре буенча фикер алыштылар. Күпчелек хуҗалыкларда көзге бөртекле культураларны җыю тулы көчкә бара. Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков сүзләренә караганда, бүгенге көнгә 5000 тоннага якын ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 33,1 ц/га.
Моннан тыш, Спас муниципаль районында Айсылу Мөхәммәтова КФХсы территориясендә киңәйтелгән күчмә киңәшмә үткәрелде, анда район җитәкчелеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты.
Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев килүчеләргә урып-җыю эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде, эшләр бик оешкан төстә башланды һәм кыза бара, дип ассызыклады ул. Һава торышы да игенчеләрне куандыра, шуңа күрә бөтен көчне мөмкин кадәр күбрәк бөртекле культуралар мәйданын җыюга юнәлтергә кирәк. Быел уҗым культураларының уңышы гектардан уртача 30 центнер тәшкил итә, бу – игенчеләр тырышлыгы нәтиҗәсе, әлбәттә.
Киңәшмә барышында министр катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде.
Аннары Марат Әхмәтов Әлки муниципаль районына килде, район башлыгы Александр Никошин белән кырлар өстеннән очып узды, урып-җыю эшләренең барышы белән, шулай ук терлек азыгы әзерләү белән дә кызыксынды. Күп хуҗалыкларда хәзер күпьеллык үләннәрне чаптыралар, сенаж салалар, печән әзерлиләр. Мәсәлән, «Хузангай» ҖЧҖендә бүгенге көнгә 3 мең гектардан артык мәйданда борчак һәм көзге бодай чаптырганнар. Анда бөртекле культураларны өлешчә суктыруга да керешкәннәр.
Әлки районының Түбән Колчурино авылында министр яңа терлекчелек комплексын карады, ул 52 баш савым сыерына исәпләнгән. Объект Сергей Рыжков гаилә фермасына карый. Терлекчелек корпусында барлык төзелеш эшләрен Дамир Шәйхетдинов башкарган.
Министр шулай ук авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләште. Ул авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән программаларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле гамәлгә ашырылуы белән кызыксынды, шулай ук бүген нинди дәүләт ярдәме программаларыннан файдаланырга мөмкин булуы турында да мәгълүмат бирде.
Марат Әхмәтов шулай ук «Тяминов» КФХ базасында булды, анда аның кырларында үстерелгән күргәзмә продукцияне карады. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, «Хузангай» кырларында булып, комбайнчылар белән күреште. Быел хуҗалыкта кузаклы культуралар өчен 1600 гектар җир бүленгән. Марат Әхмәтов, борчак мәйданын арттыру – дөрес хәл ителеш, диде. Бу бик кыйммәтле культура. Борчакны үз хуҗалыгыңда эшкәртү яхшы табыш китерәчәк. Иң мөһиме – уңышны югалтуларсыз җыеп алу.
«Хузангай» ҖЧҖендә министр яңа сөтчелек комплексында булды. Хуҗалык җитәкчесе Евгений Чугунов Марат Әхмәтовка бозаулар өчен төзелә торган яңа корпусларны күрсәтте. 3 мең савым сыерына исәпләнгән комплекс тиздән тулы куәтенә эшли башлаячак. Марат Әхмәтов «Хузангай» ҖЧҖнең сөтчелек терлекчелеге өлкәсендәге нигезле эшен хуплады.
«Хлебодаровка» хуҗалыгының икмәк кырында Марат Әхмәтов хуҗалыклар җитәкчеләре һәм фермерлар белән очрашты. Ул аларның барысын да урып-җыюны августта тәмамлау өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга өндәде.