Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсына 4 июльгә 18 төбәктән 82 гариза керде.
Конкурсның максаты – авыл хуҗалыгы тармагын яктыртучы журналистларның Россия авылларын уңай яктан һәм авыл җирендә эшләүнең дәрәҗәле булуын күрсәтүгә юнәлдерелгән иң яхшы мәкаләләрен ачыклау һәм аларның авторларын бүләкләү.
Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсы «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Конкурска документлар 2016 елның 20 июненнән 31 августына кадәр agrosmi2016@yandex.ru электрон почта аша кабул ителә.
Конкурста катнашучылар күбрәк «Авылда социаль инфраструктураны үстерүне иң яхшы яктырткан өчен», «Импортны алыштыру шартларында агросәнәгать комплексын үстерүне иң яхшы яктырткан өчен» һәм «Бүгенге авыл хатын-кызы портреты» номинацияләре буенча активлык күрсәтәләр.
Бирелгән гаризалар саны буенча Үзәк һәм Көньяк федераль округлар алда бара. Күбрәк активлык күрсәтүче төбәкләр арасында – Калининград, Новгород, Ростов, Самара һәм Тула өлкәләре, шулай ук Башкортостан Республикасы.
Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсын уздыру һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән конкурсның рәсми сайтында konkurs.agromedia.ru танышырга мөмкин.