1 июльдә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

2016 елның 1 июленнән башланган 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга Татарстан Республикасында 483,4 мең объект керә. 1030 исәпкә алучы эшли. 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр һәр исәпкә алучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм индивидуаль эшкуарлар арасыннан– уртача 460 объектны яисә гражданнарның комммерциягә карамаган берләшмәләреннән 644 объектны исәпкә алачак. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм индивидуальэшкуарлардан – көнгә уртача 10 объект яисә гражданнарның комммерциягә карамаган берләшмәләреннән14 объект исәпкә алынырга тиеш.

Авыл хуҗалыгы оешмалары исәпкә алу кәгазьләренең битләрен катгый рәвештә үзләре мөстәкыйльтутырырга тиеш. Алар өчен Росстат сайтында электрон үрнәкләр һәм электрон рәвешләрне тутыру буенча күрсәтмәләр урнаштырылган. Росстатның  web-җыю системасы аша мәгълүмат тапшыру мөмкинлеге шулай ук крестьян (фермер) хуҗалыкларына һәм индивидуаль эшкуарларга да бирелә.

Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм индивидуаль эшкуарлар сораштыру юлы белән исәпкә алыналар, ягъни исәпкә алучы һәр хуҗалыкка үзе килә. Авыл җирлегендә ярдәмче хуҗалыклар турындагы белешмәләр дә шулай җыяла.

Гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләрендә сораштыру өлешчә була. Исәпкә алучы һәр шундый берләшмәгә килә, әмма аларның сайлап алынган 10 процентка эләккәреннән генә сораштыру үткәрелә.

Сайлап алынган 20 процент тикшерүгә 500дән артык хуҗалык булган шәһәр һәм шәһәр тибындагы поселеклар халкы керә.

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу 2016 елның 15 августында тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International