2016 елның 29 июненнән 2 июленә кадәр Татарстанның Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында «Идел буенда Халыкара кыр көннәре-2016» инновацион-технологик күргәзмә-форумы эшләде.
4 көн эчендә күргәзмәгә 9 000нән артык кеше килде, алар 48 тәҗрибә делянкасында, «Бәрәңге территориясендә», кампусларда, стационар техника күргәзмәсендә Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән, Татарстан Республикасыннан, 8 чит илдән килгән 161 әйдәүче компания һәм фәнни институтларның үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы өлкәсендәге технологияләре һәм җайланмалары белән таныштылар, реаль кыр шартларында авыл хуҗалыгы техникасының ничек эшләвен күрделәр.
«Идел буенда Халыкара кыр көннәре-2016» инновацион-технологик күргәзмә-форумы чаралары кысаларында «Агросәнәгать комплексы бүген. Проблемалар, бурычлар һәм аларны хәл итү юллары» форумы узды. Форумның төп темалары: Россия, Татарстан агросәнәгать комплексының бүгенге торышы, бурычлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү юллары бурычлары булды. Анда Россиянең һәм чит илләрнең авыл хуҗалыгы тармагы әйдәүче экспертлары катнашты, бизнес-очрашулар, тематикэкскурсияләр, фәнни экспериментлар, дәресләр узды.
Күргәзмәгә килүчеләр һәм форумда катнашучылар арасында – Идел буе, Россиянең башка төбәкләре, БДБ һәм Европа илләре агросәнәгать комплексыннан профессионаллар бар иде, алар реаль кыр шартларында АПК яңалыклары белән таныштылар һәм Европа форматындагы агрокүргәзмәдә булдылар.Күргәзмә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, фермерлар һәм фәнни хезмәткәрләр өчен түләүсез белем арттыру һәм агросәнәгать тармагының дөньякүләм казанышлары белән танышу өчен менә дигән мәктәп ул. Күргәзмәнең ябылу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов та моңа аерым игъибар бирде.
«Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмә-форумына шулай ук Немец авыл хуҗалыгы җәмгыятенең проектлар җитәкчесе Райнхард Россберг, IFWExpo Heidelberg GmbH компаниясенең генераль директорыШтефан Крессе әфәнде, «Казан ярминкәсе» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары РамилМонасыйпов та йомгаклар ясадылар.
Оештыручылар күргәзмәдә актив катнашкан экспонентларга рәхмәт белдерделәр, аларга мул уңыш җыеп алуны, югары финанс күрсәткечләренә ирешүне һәм «ТатНИИСХ» ФДБФУ кырларында 2017 елда «Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсендә кабат очрашуларны теләделәр, немец оештыручылары ул күргәзмәнең тагын да кызыклырак һәм яхшырак булуын ышандыралар.
Быел «Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсе кысаларында күргәзмәнең “Иң яхшы делянкасы”на беренче мәртәбә конкурс оештырылды, ул 5 номинация буенча үткәрелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, IFWExpo Heidelberg GmbH компаниясе,«Казан ярминкәсе» ААҖ вәкилләреннән торучы компетентлы комиссия конкурста катнашкан 24делянкага бәя бирде һәм җиңүчеләрне билгеләде.
«Үсемлекләрне авыл хуҗалыгы корткычларыннан яклый торган заманча һәм нәтиҗәле чаралар»номинациясендә I дәрәҗә дипломнарга «Сервис-Агро» ҖЧҖ һәм «Казань Агрохимсервис» ҖЧҖ ия булдылар.
«Туфрак эшкәртүнең заманча һәм нәтиҗәле технологиясе» номинациясендә II дәрәҗә диплом белән -«Яра» ЯАҖ, Гран-при дипломы белән «ТатНИИСХ» ФДБФУ бүләкләнде.
«Иң яхшы экологик чара һәм технология» номинациясендә I дәрәҗә дипломнар белән - «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы һәм «Бисолби Плюс» ҖЧҖ (Санкт-Петербург), Гран-придипломы белән «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе бүләкләнде.
«Игенчелекнең бүгенге культурасы һәм рәсмиләштерү» номинациясендә I дәрәҗә дипломнарны «Казандәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ һәм «Вятские Зори (Нократ таңнары)»агрофирмасы” ҖЧҖ алдылар, Гран-при дипломын «ТатНИИСХ» ФДБФУ алды.
«Авыл хуҗалыгында инновацион технологияләр» номинациясендә I дәрәҗә дипломнар белән «Органик парк» ҖЧҖ һәм «Алчак» ҖЧҖ бүләкләнделәр.
Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм IFWExpo Heidelberg GmbH компаниясе генераль директорыШтефан Крессе әфәнде тапшырдылар.
DLG Немец авыл хуҗалыгы җәмгыятенең проектлар җитәкчесе доктор Райнхард Россберг «КДАУ»югары һөнәри белем бирү ФДБМУ фәнни хезмәткәрләренә Ганноверда (Германия) 2016 елның 15-18 ноябрендә узачак терлекчелек өлкәсендәге дөньякүләм иң зур күргәзмәгә 2 сертификат тапшырды.