2016 елның 29-30 июнендә «Идел буенда халыкара Кыр көннәре» күргәзмә-форумы чаралары кысаларында Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча сайлап алу турының II этабы узды. Әлеге чараның максаты World Skills Russia 2017 милли чемпионатына әзерләнүнең алгы этапларында катнашу өчен Татарстан яшьләренең иң лаеклы вәкилләрен ачыклау һәм сайлап алу иде.
Конкурста 15 кеше катнашты, болар – «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, көллиятләр, техникумнар студентлары һәм Татарстанның АПК предприятиеләрендә эшләүче яшь механизаторлар.
Конкурс биремнәре 4 модульдән торды: Д-240 двигателенең газ чыгару механизмына техник хезмәт күрсәтү, Д-260 двигателе системасына техник хезмәт күрсәтү, «МТЗ-82» тракторын «ПЛН-3-35» сабаны белән комплектлау, тракторны фигуралы йөртү.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Сайлап алу турының II этабы йомгаклары буенча 1 нче урынны «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ студенты ИлнурХәйбрахманов алды, 2 нче урынны – Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Уңыш»ҖЧҖ механизаторы Азамат Хаҗипов, 3 нче урынны «Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ (ГАПОУ) студенты Зөфәр Әхмәдиев алды.
«Д-240 двигателенең газ чыгару механизмына техник хезмәт күрсәтү” номинациясендә җиңүче булып«Арча агросәнәгать һөнәри көллияте» ДАҺБУ (ГАПОУ) студенты Инсаф Саттаров танылды, «Д-260двигателе системасына иң яхшы техник хезмәт күрсәтүче» номинациясендә – «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ студенты Айсаф Бәдертдинов. «Сөрү агрегатын иң яхшы комплектлаучы»номинациясендә җиңүче булып «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ (ГАПОУ) студенты Нияз Батыргәрәев танылды, «Тракторны иң яхшы фигуралы йөртүче» номинациясендә – «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ студенты Марсель Әхмәтвәлиев.
Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,«Казан дәүләт аграр угиверситеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ (ГАПОУ); чемпионатны үткәрү өчен эш урыннары булдыру, кирәкле материаллар һәм җайланмалар белән тәэмин итү буенча төп спонсор – «Татагролизинг» АҖ.