Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе берлеге хезмәткәрләрен иртәгә булачак һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Халыкара кооперативлар көне һәр елны июльнең беренче шимбәсендә билгеләнеп үтелә. Моннан тыш, быел Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге төзелүгә 100 ел була.
Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге хезмәткәрләре катнашты.
Чара башланганда Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясенең төөзелү һәм үсеш тарихы турында фильм күрсәтелде.
«Минем фикеремчә, Татарстанда кулланучылар кооперациясен киң кырлы авыл тормышыннан аерып карау мөмкин түгел, – диде Марат Әхмәтов. – ул безнең авыл халкының һәм аның тормыш эшчәнлегенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә».
Министр, кешеләрнең төрле берләшмәләргә тупланып, кооперацияләр төзүләре турында, Татарстан Республикасы кооперациясенең үсеше турында сөйләде.
«Базар икътисады елларынды кулланучылар кооперациясенә идарә итү авырлаша бара», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Министр әйтүенчә, кулланучылар кооперациясе шактый мөһим мәсьәләләрне хәл итә, шулардан берсе – социаль мәсьәлә. «Хәзерге заман шартларында бүгенге кулланучылар кооперациясенең роле – авылтрадицияләрен, авыл тормыш рәвешен саклап калу», – диде ул.
Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе берлеге хезмәткәрләренә озак еллар намуслы хезмәт иткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга исәнлек, шатлыклы, имин көннәр, яңа башлангычларында уңышлар теләде.
«Алга таба да үсәргә, яңа үсеш юлларын эзләргә кирәк», – диде министр.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы куланучылар кооперациясенең алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе берлеге идарәсе рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов ия булды, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белән Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе берлегенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Лилия Шакирова, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе берлегенең машина йөртүчесе Фоат Гайфуллин, Лаеш районының “Икмәк” (“Хлеб”) ҖЧҖ технологы Нурзия Сибгәтова, Казан җитештерү комбинаты идарәсе рәисе Наиль Сәйфетдинов, Тәтеш райпосы идарәсе рәисе Илдар Сөләйманов бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау гармотасы белән: Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе берлегенең баш бухгалтеры Алсу Абзалова,Берлекнең бүлек башлыгы Зөлфия Каюмова, Казан җитештерү комбинатының суыткычлар көйләүмашинисты Гүзәлия Әхмәдиева, Балык Бистәсе кулланучылар җәмгыятенең дару-техник чимал склады мөдире Татьяна Демьянова, Татарстан Кулланучылар кооперациясе берлегенең эшләр башкару бүлегеинструкторы Әлфия Гәрәева, Казан кооператив институтының кадрлар бүлеге башлыгы Алия Нуриева, Казанского кооператив институтының баш бухгалтеры Фирая Галимова бүләкләнделәр.
«Россия кулланучылар кооперациясен үстерүгә өлеш керткән өчен» Россия Федерациясе Үзәк берлеге ордены белән Алексеевск районы кулланучылар кооперациясе идарәсе рәисе Илнур Хәйбуллин,Чирмешән районы кулланучылар кооперациясе идарәсе рәисе Әбүзәр Мортазин, Әгерҗе районы кулланучылар кооперациясе идарәсе рәисе Рәфыйкъ Шәрәпов, «Актаныш” кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Фарил Нургалиев, Татарстан Кулланучылар кооперациясе берлеге рәисе урынбасары Айрат Гыйльметдинов бүләкләнделәр.