Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы (№ 76н) белән расланган авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау турында яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Моңа кадәр хезмәтне саклау буенча 11 кагыйдә гамәлдә булды (шул исәптән терлекчелек, үсемлекчелек, кошчылык буенча, авыл хуҗалыгы машиналарынремонтлаганда һәм аларга техник хезмәт күрсәткәндә, мелиорация эшләрен башкарганда һ.б.), алар моннан 10 ел элек расланган иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, «ТИПКА» өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектә, Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү максатларында авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча укыту-методик ярдәмлек эшләнде. Аның белән http://agro.tatarstan.ru/rus/informatsiya-po-ohrane-truda.htm сылтамасында танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, моңа кадәрге тикшерүләр кайчан уздырылган булуга карамастан, катгый рәвештә планнан тыш инструктажлар үтәргә һәм хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүләренә тикшерү узарга тиешләр, белемнәрне тикшерү бары тик яңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кысаларында гына башкарылачак.