Бүген Татарстанның Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында «Идел буенда Халыкара кыр көннәре-2016» инновацион-технологик күргәзмә-форумы чаралары кысаларында «Агросәнәгать комплексы бүген. Проблемалар, бурычлар һәм аларны хәл итү юллары» форумы узды. Форумның төп темалары: Россия, Татарстан агросәнәгать комплексының бүгенге торышы, бурычлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү юллары бурычлары булды.
Форумны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев ачты. Ул илнең көньягында бөртекле культуралар уңышын җыю башлануы турында сөйләде. Бүгенгә 3 млн. тоннадан артык уңыш җыелган, дип билгеләп үтте ул.
«106 миллион тоннага якын ашлык җыеп алырга планлаштырыла», - диде Петр Чекмарев.
Ул катнашучыларга орлык сыйфатына, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен яклауга күбрәкигътибар бирергә тәкъдим итте.
Аның әйтүенчә, быел шикәр чөгендерен былтыргыга караганда күбрәк җыю планлаштырыла, бәрәңге белән исә – киресенчә. «Бер яктан караганда, фермерлар өчен бу яхшы, аның бәясе төшмәячәк», – диде Петр Чекмарев.
Ул шулай ук дотацияләр, ябык грунтта яшелчәләр үстерү буенча проектлар, авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү турында мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов форумда катнашучыларны Татарстанның АПК торышы белән таныштырды.
«Татарстанның авыл хуҗалыгы Россиядә тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча 4 урындаа», – дигән мәгълүмат бирде министрның беренче урынбасары.
Республикада 2015 ел йомгаклары буенча барлык категория хуҗалыкларда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 213,7 млрд. сум тәшкил итте, чагыштырма үсеш – 4,7%, дип искә төшерде ул.
Николай Титов шулай ук «Чаллы-Бройлер» ААҖ, «Чаллы элеваторы» ААҖ, «Казанский МЭЗ» ААҖ продукциясен эшкәртү буенча заманча технологик линияләр турында, Татарстанда уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы алдындагы бурычлар турында сөйләде.
Форумда Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемировһәм Россиянең Шикәр җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Андрей Бодин чыгыш ясадылар.
Бүген «Идел буенда Халыкара кыр көннәре-2016» инновацион-технологик күргәзмә-форумы мәйданчыкларында игенчелек, терлекчелк һәм авыл хуҗалыгы механикалаштыру буенча түгәрәк өстәлләр үткәрелде.
«Идел буе үсемлекчелегендә агроклиматик хәвеф-хәтәрләр һәм адаптация юллары» темасы буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасарыИлдус Габдрахманов чыгыш ясады. Дискуссия барышында «ТатНИИСХ» ФДБФУ галиме Олег Шайтанов (аның нотыгының темасы: «Агроклиматик хәвеф-хәтәрләр һәм аларның тармакка тәэсире»), «КДАУ»югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең агрономия факультеты кафедрасы мөдире Радик Сафин (тема: «Технологиянең туфрак-климат шартларына адаптациясе»), «ТатНИИСХ» ФДБФУ директоры МарсельТаһиров («Туфракның уңдырышлылыгын арттыруда биологик ресурслар») һәм башкалар чыгыш ясадылар.
«Терлекчелек» буенча дискуссиядә «ТатНИИСХ» ФДБФУнең терлекчелек ФТҮ җитәкчесе Шамил Шакиров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тармакларны үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКИ башлыгы Илсур Закиров һәм башкалар чыгыш ясадылар.
«Агросәнәгать комплексында техник модернизацияләү һәм импортны алмаштыру» буенча дискуссиядә механикалаштыру өлкәсе белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов техник һәм технологик модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруның барышы, техниканы газ моторына күчерү, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында сөйләде. Ул техник сервис хезмәтләрен үстерүгә аерым тукталды.
Бу дискуссиядә шулай ук «Росагролизинг» АҖ, «Татагролизинг» ААҖ, «Тарос» МК ЯАҖ, «Проминтел Агро» ЯАҖ һәм башка предприятиеләр вәкилләре чыгыш ясадылар.