Министрлыкта Республика балалар рәсеме конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга багышланган Республика балалар рәсеме конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Марат Җәббаров, Татарстанстатның авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохит статистикасы бүлеге башлыгы Әлфинур Мостафина һәм конкурста катнашучылар үзләре катнашты.

«Бүген Республика балалар рәсеме конкурсына йомгаклар ясый торган истәлекле көн, – диде министрның беренче урынбасары Николай Титов. – Эшләр бик җентекләп сайланды һәм безнең белгечләр һәр рәсемгә шулкадәр күп фантазия, җылылык һәм самимилек салынганын билгеләп үттеләр».

Николай Титов залда утыручыларга Татарстанда “Идел буенда халыкара Кыр көннәре” инновацион-технологик күргәзмә-форумының ачылуы турында һәм 2 июльгә кадәр уза торган күргәзмә чаралары турында сөйләде.

«Татарстанның агросәнәгать комплексы Россия Федерациясендә күп юнәлешләр буенча әйдәүче урыннарны били», – дигән мәгълүмат бирде ул.

Министрның беренче урынбасары конкурста катнашкан укучыларга рәхмәт белдерде. «Һәр рәсем иң югары бәягә лаек, – дип ассызыклады Николай Титов. – Сез 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруга үзегездән аерым өлеш керттегез, аның нәтиҗәләре дәүләткә алга таба агросәнәгать комплексын үстерү өчен программа эшләргә ярдәм итәчәк».

Аннары Николай Титов конкурста җиңүчеләргә дипломнар тапшырды, ә Татарстанстатның авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохит статистикасы бүлеге башлыгы Әлфинур Мостафина  – бүләкләр.

Шулай итеп, «Кечкенәләр» номинациясендә (1-4 сыйныфта укучылар) 1 нче урынны Иван Боев (Нурлатрайоны, 3 нче сыйныф) алды, 2 нче урынны - Артем Романчев (Питрәч районы, 3 нче сыйныф), 3 нче урынны Софья Фролова ( Казан шәһәре, 3 нче сыйныф) алды.

«Урта яшьтәгеләр» номинациясендә (5-8 сыйныф укучылары) 1 нче урынны Алисә Бәдретдинова алды (Мөслим районы, 8 нче сыйныф), 2 нче урынны - Эльмира Сабирҗанова (Кукмара районы, 7 нче сыйныф), 3 нче урынны Светлана Федорова (Минзәлә районы, 7 нче сыйныф) алды.

«Өлкәннәр» номинациясендә (9-11 сыйныф укучылары) 1 нче урынны Ольга Трушина (Казан, 10 нчы сыйныф) алды, 2 нче урынны - Анастасия Ракова (Югары Ослан районы, 9 нчы сыйныф), 3 нче урынныРаилә Габдуллаҗанова (Биектау районы, 10 нчы сыйныф) алды.

Конкурста катнашучыларның кайберләре тамашачылар мәхәббәтен яулап, призга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International