«Россельхозбанк» АҖнең Татарстан филиалы чәчү кампаниясе чорында кредитларны өчтән бергә күбрәк бирде

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

«Россельхозбанк» АҖнең Татарстан филиалы республикада сезонлы кыр эшләрен финанслауга  3,8 млрд. сум акча бирде, бу узган елның шушы чорына караганда  29%,ягъни 0,8 млрд. сумга күбрәк.

Кредит акчалары игенчеләргә чәчүлекләрне үз вакытында әзерләргә, орлыкларны, үсемлекләрне яклау чараларын, минераль ашламаларны, ягулык-майлау материалларын кирәк кадәр сатып алырга һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә, язгы чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгарга мөмкинлек бирде.

«Россельхозбанк»ның Татарстан филиалына беренче яртыеллыкта 74 гариза керде. Чәчү кампаниясен уңышлы финанслап, без, алга таба да агросәнәгать комплексы предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итүгә өметләнеп, урып-җыю кампаниясенә әзерләнәбез. «Россельхозбанк» АҖ тармак банкы булганга күрә шушы юнәлештә кредитлар бирүгә карата аерым игътибар бирә һәм игенчеләр өчен заем ресурсларынннан файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән системалы эш алып бара», - дип билгеләп үтте «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудермәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International