29 июньдә Татарстанның Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында «Идел буенда Халыкара кыр көннәре-2016» инновацион- технологик күргәзмә-форумы эшли башлады. Әлеге форум Татарстанда икенче ел рәттән уза һәм ул быел 2 июльгә кадәр барачак.
«Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсендә катнашучылар да һәм аңа килүчеләр саны да гаятьдәрәҗәдә күп. Ул зур вакыйгага әверелде, аның эшендә Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән, Татарстан Республикасыннан, 7 чит илдән (Австрия, Нидерландия, Норвегия, Франция, Дания, Чехия, Швейцария) 157 әйдәүче компанияләр һәм фәнни институтлар вәкилләре катнаша, алар АПКның иң төп юнәлешләре: «Үсемлекчелек», «Авыл хуҗалыгы техникасы» һәм «Терлекчелек» буенча яңа продуктлар һәм заманча технологияләр тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) генераль директоры Бернд Кох һәм башка рәсми затлар күргәзмә экспозициясен карадылар. Экспозиция тәҗрибә кырының көзге, язгы культуралар үстерелгән 48делянкасын, эре габаритлы техниканың стационар күргәзмәсен, реаль кыр шартларында авыл хуҗалыгы техникасының индивидуаль рәвештә демонстрацияләнүен, 3 кампусны үз эченә ала, аларда агросәнәгать комплексының төрле тармаклары өчен технологияләр һәм җайланмалар, шулай ук әзер продукция һәм катнаш тармаклар өчен хезмәт күрсәтүләр тәкъдим ителә.
«ТатНИИСХ» ФДБФУ көзге һәм сабан бодаеның яңа сортлары делянкаларын, Камашевский арпасын, Подарок көзге арышын, Кабан борчагын, карабодай, тары, бәрәңгенең вирусларга чыдам Кортни, Регги һәм Танго сортларын күрсәттеләр, «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ - «Туфрак катламын»да аның төрле өслекләрен һәм төрле тирәнлектә эшкәртү ысулларын күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе даруханә, операция өстәле, ясалма орлыкландыру пункты, ашыгыч ветеринария ярдәме күрсәтү өчен махсус техника белән җиһазландырылган күчмә участок ветеринария пунктын тәкъдим итте, АО «Элита» баш нәсел предприятиесе – терлекләрне ясалма орлыкландыру өчен күчмә «ВИС-234900» пунктын, «Кукмарагрохимсервис» ААҖ терлекчелек өченүзләрендә җитештерелгән җайланманы күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов форумны ачу тантанасында анда катнашучыларга күптән түгел Татарстан Республикасы делегациясенең Германиядә «DLG кыр көннәре-2016» күргәзмәсендә булып кайтулары турында әйтте. Аның әйтүенчә, монда формат кечерәк булса да, нәтиҗәлелеге, эчтәлеге һәм технологияләр буенча аннан калышмый.
Татарстана Президенты оештыручылдарга һәм күргәзмәдә катнашучы компанияләргә рәхмәт белдерде.«Әлеге мәйданчыкның ачылуы белән котлыйм һәм уңышлар телим», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бу мәйданчык традициягә әверелергә тиеш. Безнең яшәеш хәзер шактый катлаулы, бер яктан –импортны алмаштыру чоры булса, икенче яктан – һава шартларының үзгәрүе, болар үсемлекчелектә, терлекчелектә һәм механизациядә бөтенләй яңа алымнар куллануны таләп итәләр», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев та бу чараның зур әһәмиятен билгеләп үтте. «Татарстанда Кыр көннәре – Россия Федерациясендә иң зур һәм популяр мәйданчыкларның берсе», - дип билгеләп үтте Петр Чекмарев.
Ул, быелдан Россиядә федераль Кыр көннәрен үткәрү традициясе кертелә башлый, диде. Быел бу чараАлтай краенда узачак, 2017 елда, бәлки, Татарстанда узар. «Мин бу тәкъдим белән Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрына мөрәҗәгать итәм, - диде Петр Чекмарев. - Бу вакыйгада катнашырга теләүче төбәкләр күп, әмма Татарстан конкуренциядә җиңеп чыгар, дип уйлыйм мин».
Аның әйтүенчә, илдә бөртекле культуралар уңышын җыю башланган. Бүгенгә 3 млн. тоннадан артык уңыш җыелган, уңдырышлылык – гектардан 40 центнердан артыгарк.
«Сезгә эшегездә уңышлар һәм урып-җыюда муллык телим», - диде чыгышының азагында Петр Чекмарев.
Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) генераль директоры Бернд Кох Татарстан делегациясен «DLG кыр көннәре-2016» күргәзмәсендә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
«Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте менә инде 130 ел авыл хуҗалыгында яңалык кертүгә омтыла, - дидеБернд Кох. - Ачык һавада үткәрелә торган күргәзмәләрне берни дә алыштыра алмый, монда фермерлар, авыл хуҗалыгы вәкилләре, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләр белән турыдан-туры очрашып, тәҗрибә уртаклаша алалар».
«Монда булучы һәркем үз предприятиесе өчен иң яхшы чишелешләр таба ала», - дип билгеләп үтте ул.
Мәскәүдә ГФР Илчелеге Икътисад һәм фән департаментының азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы урынбасары Томас Хубер, күргәзмәне караганда авыл хуҗалыгы өчен техника һәм технологияләр тәкъдим итүче күп фирмалар һәм предприятиеләрне күрдем, диде. «Үзебезнең һәм чит илләр вәкилләренең эре һәм кече предприятиеләренең шундый катнашмасы катнашучылар өчен дә, килүчеләр өчен зур мөмкинлекләр бирә», - дип ассызыклады ул.
«Идел буенда халыкара Кыр көннәре» күргәзмә-форумы чаралары кысаларында Федераль фәнни оешмалар агентлыгының (ФАНО России) Россия Федерациясендә «Бәрәңге сортларын һәм гибридларын экологик-географик сынау» темасы буенча утырышы узды. Шулай ук Татарстан Республикасының «Яшьпрофессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча II сайлап алу этабы башланды. Конкурс биремнәре буенча 15катнашучы ярышты.
Исегезгә төшерәбез, сайлап алу турының I этабы 2016 елның 9 июнендә «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ (ГАПОУ) махсуслаштырылган базасында узган иде. Конкурста 56 кеше катнашты - «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, көллиятләр, техникумнар студентлары һәм Татарстанның АПК предприятиеләрендә эшләүче механизаторлар катнашты.
30 июньдә «Агросәнәгать комплексы бүген. Проблемалар, бурычлар һәм аларны хәл итү юллары»форумы, «Туфрак профиле» фәнни-тәҗрибә эксперименты, «Идел буе үсемлекчелегендә агроклиматик хәвеф-хәтәрләр һәм адаптация юллары», «Терлекчелек», «АПКда техник модернизацияләү һәм импортны алмаштыру» темаларына әңгәмәләр, Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләр белгечләренең MatchMaking принцибы буенча оештырылган эшлекле очрашулары: «Агрономнар сәгате», «Механизаторлар сәгате», «Терлекчеләр сәгате» һәм башка чаралар узачак.