«Агрокөч» («Агросила») АҖ кырларында холдингның сөт терлекләре өчен бар көчкә азык әзерләү бара. Чәчү кампаниясе кысаларында агрохолдинг 184 мең гектар җирдә бөртекле, майлы һәм техник культуралар чәчте. Холдинг агрофирмаларының чәчүлекләрендә барысы 8 төр авыл хуҗалыгы культуралары чәчелгән, болар: көзге һәм сабан бодае, тритикале, фураж өчен арпа, борчак, люпин, рапс, шикәр чөгендере һәм азыккультуралары. Холдингның планнарында - төп культуралар уңышында рекорд күрсәткечләргә ирешү. Мәсәлән, 2016 елда 400 тоннага якын бөртекле культуралар, 68 мең тонна кукуруз, 7 мең тонна люпин һәм 1,2 миллион тонна шикәр чөгендере җыеп алырга планлаштырыла.
«Без югары сыйфатлы орлыклар куллану аркасында рекорд күрсәткечләргә ирешәбез. Компания ихтыяҗлары өчен орлыклар холдинг структурасына керә торган «Тукай орлык заводы”нда җитештерелә.Завод бөртекле, майлы һәм техник культураларның төрле сорттагы оригиналь һәм элиталы орлыкларын җитештерә. Предприятиенең сортларны сынау өчен үзенең тәҗрибә кырлары бар, аларда 100 төрдән артык орлык сортлары сынау уза», - дип сөйләде «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.
Белешмә өчен. «Тукай орлык заводы» - Россиядә иң эре орлык заводыннан санала. Анда сәгатькә Его 40 мең тоннага якын орлык җитештерелә. Завод тәүлеккә 900 тоннадан артык орлык эшкәртергә сәләтле. Орлык заводы Россиянең иң эре фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлек итә.