Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре “Ярыш” АХП” ҖЧҖ өчен ботак азык әзерләшергә чыктылар. Ике көн эчендә алар 4 тонна бәйләм азык җыйдылар.
Бүген “Таң” ҖЧҖ өчен ботак азык әзерләүдә булышу нияте белән Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре чыкты. Алар 3 тонна азык әзерләгәннәр. Идарә башлыгы Ришат Зарипов әйтүенчә, мондый ярдәм күрсәтүләр киләсе атнага да планлаштырыла.