Татарстан Республикасы Спас муниципаль районыннан Александр Выжлов КФХында 28 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 18 баш савым сыеры.
Хуҗалык эшләрендә Александрга аның хатыны Наталья булыша. «Ял итәр вакыт түгел хәзер: тиздән берьеллык үләннәрне җаптырырга керешәбез. Аннары инде бөртеклеләрне җыю да ялганып китә», - дип сөйләде КФХ башлыгы.
180 гектар мәйданда бөртекле культуралар үстерәләр монда – арпа һәм солы, күпьеллык һәм берьеллыкүләннәр. Сенаж һәм силос сатып алалар.
Александр Выжлов әйтүенчә, һәркөнне 40 литрга якын сөт яшь бозаукларга эчерәләр, ә төп продукция – 200 литрдан артык сөт җыючыга тапшырыла.
КФХ башлыгы гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына керү юлларын салу буенча республика программсында катнашу өчен документлар таршырган. Каты өслекле юл сөт җыючыга ферма территориясенә кереп йөрү өчен дә бик кирәк, ди фермер.