Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «АгроМир» ҖЧҖендә бер сыердан уртача тәүлеклек савым 18 кг тәшкил итә

2016 елның 25 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «АгроМир» ҖЧҖендә терлекләрнең азык сыйфатына зур игътибар бирәләр.

«Сыерлар күп сөт бирсен өчен аерым рацион булырга тиеш. Мәсәлән, терлекләргә фураж рәвешендә рапс, майлы культуралар сыгынтысы, кузаклы культуралар, ягъни югары энергетикалы һәм аксымлы азык ашату үз нәтиҗәсен бирә. Шул ук вакытта терлекләрнең шикәргә ихтыяҗын да истән чыгармаска кирәк. Сенажның - аксым чыганагы, силосның энергия чыганагы булуын истә тотып, хайваннарны аларның катнашмасы белән тукландыру иң яхшы нәтиҗәләр бирә. Терлекләр рационынаксымга бай өстәмәләр белән баету, аларга яшел азык ашату да савымны арттырырга ярдәм итте», - дип сөйләде хуҗалыкның баш зоотехнигы Айдар Ханбеков.

Хуҗалыкта бер сыердан уртача тәүлеклек савым 18 кг тәшкил итә. Һәркөнне 14,5 тоннага якын сөт савыла.

Айдар Ханбеков әйтүенчә, «АгроМир» ҖЧҖ ел әйләнесендә терлекчелек тармагы белгечләре белән хезмәттәшлек итә. Башлангыч этапта һәр траншеядан азык анализга җибәрелә. Даими рәвештә үткәрелә торган биохимик анализлар терлекләр организмында нинди химик элементларның җитешмәвен күрсәтә. Монда шулай ук селекция-нәсел эше дә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International