Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан территориясендә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны әзерләү һәм уздыру буенча республика комиссиясенең утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары, Татарстанстатның республика районнарында авыл хуҗалыгы исәбен алу буенча вәкаләтле структур бүлекчәләре җитәкчеләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары каатнашында видеоконференция режимында барды.
Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан Республикасы территориясендә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны әзерләү һәм уздыру буенча республика комиссиясе рәисе урынбасары Марат Әхмәтов рәислегендә узды.
Фикер алышуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Ришат Хәбипов, Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов, «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов,Татарстанстатның авыл хуҗалыгы статистикасы һәм әйләнә-тирә мохит бүлеге башлыгы ӘлфинурМостафина, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның вәкаләтле участок полициясең һәм балигъбулмаганннар белән эшләү бүлекчәләренең эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм башкалар катнашты.
Утырышны ачып, Марат Әхмәтов, 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруга бер атнадан әз генә вакыт калып бара, дип искәртте. Ул 2016 елның 1 июленнән 15 июленә кадәр узачак.
«Һәр объект буенча конфиденциальлек тәэмин ителәчәк, - дип ассызыклады министр. - 2006 елда уздырылган авыл хуҗалыгы исәбен алу авылны үстерүнең 23 дәүләт программасы өчен платформа булган иде. Бу исәпкә алу йомгаклары буенча да өстәмә программалар эшләнер, дип ышанам».
«Авыл хуҗалыгы исәбен алу уникаль статистик мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк, ул белешмәләр буенча тулаем республиканың, шулай ук аерым муниципаль районның торышын билгеләргә мөмкин булачак», - диде Марат Әхмәтов.
Быелгы чарада 483,4 мең объект исәпкә алынырга тиеш.
Министр әйтүенчә, әзерлек эшләре тәмамланган. Барлык районнарда әлеге чарага әзерләнү һәм аны уздыру буенча комиссияләр төзелгән, исәпкә алуны башкаручы кадрлар сайлап алынган, җиһазлары, телефон элемтәсе булган биналар, транспорт чаралары әзер.
«173 инструкторлык участогы, 1030 исәпкә алучы эшләячәк», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Быелгы исәпкә алуда башкалардан аермалы буларакпланшетлар кулланыла.
Валерий Кандилов үз чыгышында, исәпкә алу иртәгә башлана, дип билгеләп үтте. Эшләүчеләр 24июньнән үз участокларын йөреп чыгачаклар һәм алга эш планнарын коралар.
«Бүген персоналны укытуның соңгы көне, - диде ул. - Ай ярым эчендә һәр исәпкә алучы уртача 460хуҗалыкны яисә көнгә 10 хуҗалыкны йөреп чыга».
Исәпкә алу битләрен тутыру 30-40 минут вакытны ала, диде Валерий Кандилов.
Әлфинур Мостафина катнашучыларны исәпкә алу битләренең эчтәлеге белән таныштырды. Хуҗалык төренә карап, 4 форма кәгазь әзерләнгән. Авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм КФХ кәгазьләрендә өстәмә битләр бар. Мәс., авыл хуҗалыгы формированиеләре анкетасында 22 төп бит һәм өстәмә 6 бит бар.
Зөфәр Гарәфиев 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруда участок полицияләренең күздә тотыла торган ярдәме турында сөйләде.