Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының “Зәй” ҖЧҖендә сыерлар өчен җәйге лагерьда яшь ветеринар-белгечләрне укыту буенча күчмә курслар уза.
Уку барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре, Н.Э. КДВМА мөгаллимнәре лекцияләр укыячаклар, белгечләр ветеринария буенча практик күнекмәләр алачаклар. Курсларны тәмамлаучыларга сертификатлар биреләчәк, ул аларга кече ветеринария хезмәткәрләре булып эшләү хокукын бирәчәк.
21 июньдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактикалау бүлеге башлыгы Дамир Хөснетдинов курсларга йөрүчеләргә сыерларда маститны дәвалау һәм профилактикалау турында сөйләде. Практик дәресләрдә ветеринар-белгечләрне терлекләрдә була торган төрле йогышлы авыруларны профилактикалау һәм ачыклау ысулларын өйрәтәләр.