21 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Нармонка» ҖЧҖендә булды, анда ул «Казан сугару системсы техникасы заводы» («КЗОТ») ҖЧҖендә «Казанка» су сиптерү җайланмасы белән танышты.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖнең генераль директорыӘнвәр Залаков, «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, «Татагролизинг» генераль директоры Азат Җиһаншин, «КЗОТ» ҖЧҖнең генераль директоры Рамил Идрисов һәм башкалар катнашты.
Марат Әхмәтов су сиптерү машинасынның кырда ничек эшләвен карады. Шуннан соң мелиорациядәгеактуаль мәсьәләләр буенча фикер алышулар булды.
«Казанка» су сиптерү машинасы бу елның 20 маенда «Нармонка» ҖЧҖ кырларында эшли башлады. Бүгенге көндә машинаның тагын берсе «ТатНИИСХ» ФДБФУ кырларында су сиптерә.
«КЗОТ» ҖЧҖнең генераль директоры Рамил Идрисов әйтүенчә, Алабуга муниципаль районының «Вятские Зори» агрофирмасы» ҖЧҖендә яңа су сиптерү машинасы җыела, чиратта - Арча районының«Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ һәм Биектау районының «Бөреле» ЯАҖ.
Татарстан хуҗалыкларыннан су сиптерү машинасына 10 заявка кергән. Россиянең башка төбәкләреннән дә: Мордовиядән, Оренбург һәм Саратов өлкәләреннән заказлар биргәннәр.
«КЗОТ» ҖЧҖендә җитештерелгән су сиптерү машинасы шундый техника төренә куелган барлык техник һәм технологик таләпләргә туры килә, аның бәясе чит илләрнекенә караганда 30-35 %ка арзанрак. Стандарт машинаның озынлыгы 464 метр, сиптерү мәйданы - 64 га.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов,журналист соравына җавап биреп, Татарстан өчен мелиорациянең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын әйтеп узды, Татарстандагы 2010 елгы корылыкны искә төшереп, корылыкка каршы күрелгән чаралар турында сөйләде.
«Беренче чираттта без бәрәңге һәм яшелчәләрне сугару юлы белән үстерү бурычын куйдык», - диде ул.
Министр әйтүенчә, су сиптерү машинасы булу гына әле хуҗалыктагы барлык проблемаларны хәл итми, игенчелек культурасы югары булырга тиеш, аңа күп факторлар керә, шул исәптән чәчү әйләнешенең дөрес куелган булуы, орлыкларны дөрес сайлап алу, чәчүлекләрне карау һәм башка чаралар. «Эш комплексы алып барылырга тиеш», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук «Нармонка»ҖЧҖендәге уңай үзгәрешләрне дә билгеләп үтте. «Эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, - диде министр. -Монда ел саен 26 мең тоннага якын яшелчә җитештерү бурычы кулган».