2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга иң яхшы әзерлек һәм аны уздыру буенча республика конкурсы игълан ителде

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга иң яхшы әзерлек һәм аны уздыру буенча республика конкурсы игълан ителде.  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары 2016 елның 17 июнендә (№ 411) кабул ителде.

Конкурс Татарстан Республикасы территориясендә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга иң яхшы әзерләнү һәм аны уздыру өчен әзерлек һәм оештыру чаралары комплексын сыйфатлы башкаруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Конкурста Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары катнаша, моның өчен 2016 елның 19 августына кадәр Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органына заявка һәм конкурс материаллары җибәрергә кирәк (почта адресы: 420021, Казан шәһәре,  Г. Камал ур.,  24а йорт; электрон адрес: vshp2016@tatstat.ru; телефон: 8 (843) 221-78-90).

Дәгъва кылучыларның эше түбәндәге критерийлар буенча бәяләнәчәк: исәпкә алына торган объектларның мөмкин кадәр тулы исемлеген төзүне һәм бу исемлекнең исәпкә алу йомгакларына туры килүен тәэмин итү (20 баллга кадәр), исәпкә алуны уздыру өчен кадрлар сайлап алу һәм укыту (10 баллга кадәр), саклана торган һәм авыл хуҗалыгы объектларын исәпкә алуны башкара торган затлар өчен телефон элемтәсе, җиһазлар, исәпкә алу кәгазльләрен һәм башка документларны саклау урыннары булган бина белән, шулай ук транспорт чаралары белән вакытында тәэмин итү (10 баллга кадәр), исәпкә алуны әзерләү һәм уздыру өчен җирле үзидарә органнарына тапшырылган субвенцияләрнең тотылу өлеше (5 баллга кадәр), исәпкә алуның максатларын чагылдыру буенча мәгълүмат-аңлату эшен оештыру (5 баллга кадәр).

Конкурста җиңүчеләр 2016 елның 20 августыннан 15 сентябренә кадәр комиссия утырышында билгеләнәчәк.  Конкурсның приз фонды 350 мең сум тәшкил итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International