Депутатлар үзебезнең машина җитештерүен торгызу һәм җитештерүчеләрнең импортка бәйлелеген киметү турында уйлыйлар

2016 елның 21 июне, сишәмбе

20 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәнәгате комитетының һәм «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча парламент комиссиясенең уртак утырышы узды, анда депутатлар авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү өлкәсендә импортны алыштыру мәсьәләләре, ветеринария эше турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы законы проекты (икенче укылышка әзерләнгән) каралды, шулай ук Комитетның 2016 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгаклар ясалды.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр хакында фикер алышуга Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның икътисадминистры Артем Здунов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, югары уку йортлары, бизнес-җәмгыятьләр вәкилләре, Комитет каршындагы эксперт советы әгъзалары катнашты. Утырышны Комитет рәисе Таһир Һадиев алыа барды. Комитет эшендә Дәүлзәт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе РәфисБорһанов катнашты. 

«Бүген дәүләт сәясәтенең, шул исәптән милли иминлек өлкәсендә иң мөһим бурычларның берсе халыкны сыйфатлы һәм һәркем сатып ала алырлык продуктлар белән тәэмин итү, шуңа бәйле рәвештә агросәнәгать комплексында импортны алыштыру программаларын гамәлгә ашыру аеруча әһәмиятле», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәнәгате комитеты рәсие Таһир Һадиев. Ул, республиканың тулаем төбәк продукты структурасында авыл хуҗалыгы өлеше 7%ка җитә, ә гомумроссия авыл хуҗалыгы җитештерүендә - 4,2%, дип билгеләп үтте. «Татарстан икътисады аграр секторының уңышлы үсеше күбрәк, заманча агротехнологияләрне гамәлгә кертеп, авыл хуҗалыгына ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен эзлекле гамәлгә ашыруга, авылның социаль инфраструктурасын үстерүгә бәйле», - диде ул.

Бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасы җитештерә торган 13 предприятие эшли. Чәчү комплекслары, туфрак эшкәртү техникасы, трактор тагылмалары, «Т-360» тракторлары, орлык чистартумашиналары, ашлык чәчкечләре һәм су сиптерү агрегатлары эшләп чыгарыла. Моннан тыш, җайланмаларның шактый өлеше чит илләр (күбрәк Испания, Белоруссия) җитештерүчеләреннән дә алына.

Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләр республика бюджетыннан дәүләт ярдәме дә алалар, әмма бу гына АПК тармагын тәэмин итү проблемасын тулысынча хәл итә алмый.

«Үзебезнең машина төзелеше булу җитештерелә торган продукциянең конкуренциягә сәсләтлелегенә гарант була ала, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында. - Соңгы өч елдареспублика 1100дән артык трактор сатып алды». Бу, әлбәттә, узган чорлар белән чагыштырганда зур сан түгел. Министр шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең елдан-ел кимү баруын да билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, АПКның техника паркы да шактый таушалган. Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторлар һәм комбайннар белән тәэмин ителеше авыл хуҗалыгы алга киткән илләр белән чагыштырганда 3-5 мәртәбә түбәнрәк. Шуны да әйтергә кирәк, 2016 ел йомгакларыннан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү күләме 4,6 млрд. сумнан (2015 елде) 2,8 млрд. сумга төште.

Бүген Татарстан агросәнәгать комплексын техник һәм технологик модернизацияләү, импортны алыштыру буенча эш алып барыла. Әмма проблемалар бар әле, диде министр. Тоткарлаучы төп факторларның берсе - авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче предприятиеләр төзү белән кызыксынучылар аз. Бу акчаларның җитәрлек булмавы һәм заказчыларның түләү сәләте түбән булу, эшләрнең сезонлы гына булуы, шулай ук инновацияләрне гамәлгә кертү өчен финансның җитешмәве белән аңлатыла. «Бу мәсьәләне дәүләт ярдәменнән башка хәл итеп булмый, - дип, нәтиҗә ясады Марат Әхмәтов. - Илебез якындагы 10 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен техника белән тәэмин итүне кимендә икеләтә арттыру бурычын куярга тиеш». 

Республиканың икътисад министры Артем Здунов моны барлык министрлыклар өчен бердәм бурыч дип саный. Ул проблеманың ике аспектын күрсәтте: җитештерү һәм ихтыяҗ. Түбән ихтыяҗинфраструктураның начар үсүе белән аңлатыла, бигрәк тә финанс ягы (кредитлар, «арзан акчалар» һ.б.).Икътисад министрлыгы базарны лизинг программалары аша (кече җитештерүчеләр өчен), шулай ук кече механизация чараларын җитештерүгә ярдәм итү аша көчәйтүне планлаштыра. Ведомствоара тыгыз хезмәттәшлек итү һәм җаваплылыкның бердәм үзәген булдыру зарурлыгы турында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International