Чистай муниципаль районының «Яуширмә» ҖЧҖендә һәм «Мөкәтдисов» КФХында - савым буенча иң югары күрсәткечләр

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Чистай муниципаль районының «Яуширмә» ҖЧҖендә бу көннәрдә бер сыердан уртача 23 килограммнан артык сөт савып алалар. Һәркөнне 14 тоннага якын сөт җыела.

«Яуширмә» ҖЧҖендә 2400 башка якын эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 600 баш савым сыер», - дип сөйләде район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Радик Вафин.

Аның әйтүенчә, «Мөкәтдисов» КФХында да көнлек савым күрсәткече шактый югары. Монда һәр сыердан 24 килограммга якын сөт савып алалар, тәүлеккә  1,6 тонна сөт җыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International