Авыл тематикасы буенча мәгълүмат-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авылны үстерү һәм социаль сәясәт департаменты «Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте» ФДБУ белән берлектә Авыл тематикасы буенча мәгълүмат-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсын уздыру турында игълан итә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

- «Авыл җирлекләренең торак төзелешен үстерү һәм архитектур чагылышы темасын иң яхшы яктырткан өчен»;

- «Авылда социаль инфраструктураны үстерүне иң яхшы яктырткан өчен»;

- «Авыл җирлегендә инженерлык һәм юл-транспорт инфраструктурасын иң яхшы яктырткан өчен»;

- «Авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның иҗтимагый әһәмиятле проектларны, шул исәптән җирле инициативаларга ярдәм итү өчен грантлардан файдаланып, гамәлгә ашыруда катнашуларын иң яхшы яктырткан өчен»;

- «Авыл территорияләренең мәдәни-тарихи һәм табигать потенциалын саклап калу темасын иң яхшы яктырткан өчен»;

- «Яшь белгечләрне авыл җирлегенә эшкә җәлеп итү темасын иң яхшы яктырткан өчен»;

- «Авылда кече эшкуарлыкны һәм кооперацияне үстерү темасын иң яхшы яктырткан өчен»;

- «Авыл җирлегендә физкультура-массакүләм чараларын иң яхшы яктырткан өчен»;

- «Авыл һәм аграр туризмын, авылда экологик иминлек темасын иң яхшы яктырткан өчен»;

- «Импортны алыштыру шартларында агросәнәгать комплексын үстерүне иң яхшы яктырткан өчен»;

- «Авыл җирлегендә гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүне иң яхшы яктырткан өчен»;

- «Авыл гаиләсенең бүгенге йөзе»;

- «Бүгенге авыл хатын-кызы портреты».

Конкурста катнашуга федераль, төбәк һәм шәһәр (район) журналларының, гәзитләренең, интернет-басмаларның, радио һәм телекомпанияләрнең журналистлары чакырыла.

Документлар 2016 елның 20 июненнән 31 августына кадәр agrosmi2016@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International