Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре үзләренең бер көнлек хезмәт хакын Болгар ислам академиясен төзүгә һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуга күчерү турында карар кабул иттеләр

2016 елның 17 июне, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү өчен акча җыю инициаторы белән чыкты. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «Возрождение – Яңарыш» фондына бер көнлек хезмәт хакын күчереп, үзләреннән өлеш кертү турында карар кабул иттеләр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, әлеге инициативаны шәрехләп, тарихи ядкарьләрне торгызуга АПК белгечләренең булышуы беренче мәртәбә генә түгел, диде. Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Кол Шәриф мәчетен төзүгә һәм Казан Кремленең Благовещенский соборын торгызуга да үз өлешләрен керттеләр. Министр шулай ук АПК предприятиеләре вәкилләренең Болгар шәһәрендә Икмәк музеен булдыруда катнашулары турында да сөйләде.

«Без, бу күркәм традицияләрне дәвам итеп, Болгар ислам академиясен төзүгә һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуга үзебездән өлеш кертү турында карар кабул иттек», - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.

Ул республикада Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният ядкарьләрен торгызу фонды эшләп килүен искә төшереп узды. Бу фонд әлеге проектларны гамәлгә ашыру өчен дә акча җыя.

«Мин хезмәттәшләрем исеменнән барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, авыл халкын, АПК предприятиеләрен бу тарихи миссиядә катнашырга чакырам, - дип өндәде Марат Әхмәтов. - Мондый эшчәнлек безне алга таба да игелекле гамәлләр кылырга сәләтле булган бер зур, тату, күпмилләтле гаиләгә берләштерә».

Министр әйтүенчә, бу инициативаны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Чынлы»хезмәт коллективы да хуплаган, алар шулай ук Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният ядкарьләрен торгызу фондына бер көнлек хезмәт хакын күчерү турында карар кабул итткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International