Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Ширәмәт авылындагы «Прикамский» РПК холдингы хуҗалыгында уңышны арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, район хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнары катнашты.
Киңәшмә барышында азык әзерләү, чәчүлекләрне тукландыру һәм үсемлекләрне яклау мәсьәләләре каралды. Бүгенге көндә агрономнарның бөтен көчләре булачак уңышны мөмкин кадәр күбрәк саклап калуга, чәчүлекләрне чүп-үләннәрдән, корткычлардан һәм авырулардан яклауга юнәлдерелгән.
«Союз-Агро» ҖЧҖнең үсемлекләрне яклау буенча агрономы Илфат Айсин, хуҗалыкта корылыкка әзерләнү чараларын күрдек, бөртеклелеләр яхшы саклансын өчен аларга бик әйбәтләп ашлама керттек, диде. Бу яхшы нәтиҗәләр бирде, дип билгеләп үтте ул. «Без башакларны бишәр сантиметр булыр дип өметләнгән иде, ә башакның озынлыгы хәзер тугыз сантиметрга якын. Димәк, бөртекле культураларның уңышы шактый яхшы булырга тиеш», - дип аңлатып китте Илфат Айсин.
Катнашучыларга карбамидны - азот минераль ашламасын болгату өчен көйләнгән махсус җайланма күрсәттеләр. Аны хуҗалык белгечләре үзләре ясаганнар, бу җайланма, бөтен нормаларны үтәгән килеш,карбамидны әзерләп, аны шунда ук кырга чыгарырга мөмкинлек бирә. Карбамидны монда инсектицидлар, гербицидлар һәм ашламалар өстәп ясыйлар – катнашма 8-9 элементтан тора.
«Карбамид белән эшкәртергә вакыт бар әле, - диде Альфред Нигъмәтҗанов. - Фотосинтез эшләсен өчен азот кертүне тизләтергә кирәк».
Альфред Нигъмәтҗанов, әзерләнгән азыкларның дымлылыгын тикшереп торырга кирәк, диде агрономнарга. Фикер алышуда җитди мәсьәләләрнең тагын берсе – кукуруз чәчүлекләрен яклау турында булды.
Күчмә киңәшмә ахырында үсемлекләрне тукландыру һәм яклау, көзге культуралар чәчүлекләре турында фикер алыштылар.