Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә африка дуңгызлар чумасы буенча эпизоотик вәзгыять үзгәрде

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә африка дуңгызлар чумасы (АЧС) буенча эпизоотик вәзгыятьнең үзгәрүе турында хәбәр итә. Мәсәлән, 2016 елның 3 июненнән 11 июненә кадәр Рязань, Воронеж, Калуга, Липецк, Новгород һәм Псков өлкәләрендә африка дуңгызлар чумасының 14 очрагы күзәтелгән. Ветеринария вирусологиясе һәм микробиологиясе буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтында (ВНИИВВиМ) тикшеренү уздырганда «Шацкий дуңгыз комплексы» ЯАҖеннән (Рязань өлкәсенең Шацкий районы Зур Агиш (Большое Агишево) авылы) сайлап алынган дуңгызлардан африка дуңгызлар чумасын кузгатучы генетик материал табылган.

2016 елның 1 гыйнварыннан 11 июненә кадәр Россия Федерациясе территориясендә африка дуңгызлар чумасының 33 очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International