Рөстәм Миңнеханов Германиядә «DLG кыр көннәре» кысаларында авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булды

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәгеТатарстан Республикасы делегациясе Германиядә «DLG кыр көннәре» кысаларында авыл хуҗалыгы күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Күргәзмә Хасфурт шәһәре (Германия Федератив Республикасы) янындагы Мариябургхаузен утарында ачыклыкта урнашкан.

Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Германиядәге сәүдә-икътисадвәкиле Таһир Гатауллин, «Ак Барс» Банк» ПАО идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «Ак Барс» ХК» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «Казан ярминкәсе» ААҖ генераль директоры Лев Семёнов һәм башкалар килде.

Татарстан Республикасы делегациясен DLG  (Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте) вице-президенты ФилипШульце Эскинг сәламләде, ул, 2015 елда Казанда булган идем, диде. Аннары Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары күргәзмә экспозициясе белән таныштылар. Аерым алганда, аларга Bogballe компаниясенең үсемлекләрнең нинди үсеш фазасында булуын һәм тиешле ашламалар күләмен билгели торган инфракызыл (ИК) датчик һәм компьютер урнаштырылган чәчү техникасының ничек эшләве күрсәтелде.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Европа Союзы һәм халыкаракооперация мәсьәләләре департаментының дәүләт киңәшчесе Мартин Шусслер очрашып сөйләштеләр. Мартин Шусслер Германия һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек урнаштыру өчен зур мөмкинлек булуына ышаныч белдерде, аерым алганда, урман хуҗалыгы өлкәсендә һәм орлык фондын үстерү мәсьәләләрендә. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, аны Татарстанда узачак “Кыр көннәренә” чакырды, ул Татарстан Республикасы Лаеш районында 2016 елның 29 июнендә башлана.

Штутгарт шәһәренең Хохенхайм университеты студентлары күргәзмәдә үз эшләнмәләрен - авыл хуҗалыгында кулланыла торган автоном робот күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов, күргәзмәгә куелган үрнәкне караганнан соң, Татарстанда шундыйрак проектлар эшләүче яшь инженерларны Германиягә «DLG кыр көннәре» күргәзмәсенә җибәрергә тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы делегацисяе әгъзалары шулай ук «Агростандарт» (Краснодар) компаниясе стендын карадылар, анда аз чыгымнар белән югары уңыш алу мөмкинлеген бирә торган төрле технологияләр куелган.

Күргәзмә экспозицияләрен карап чыкканнан соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов DLG компаниясенең проектлар җитәкчесе  Райнхард Россберг белән очрашты. Россбергәфәнде, Рөстәм Миңнеханов белән күрешкәннән соң, DLG компаниясенең төзелү (1885 елдан) тарихы турында сөйләде. Немец авыл хуҗалыгы җәмгыятенең «DLG кыр көннәре» бүгенге үсемлекчелек өлкәсендәге яңалыкларны мәгълүмати күргәзмәдә демонстрацияләү нәтиҗәсендә дөньякүләм таныла. Төрле темаларны яктыртып, әлеге чара чәчүлекләр белән һәм азык культуралары үстерү белән шөгыльләнүче предприятиеләргә сортлар турында, чәчү материалы, ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары турында, шулай ук авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә кулланыла торган иң яңа технологияләр турында мәгълүмат алырга ярдәм итә.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бу күргәзмәне күрүнең һәм бодайдан - 120 ц/га, рапстан 70 ц/га уңыш алырга мөмкинлек тудыра торган яңа технологияләр белән танышуның бик әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

Белешмә өчен: Татарстанның авыл хуҗалыгы Россия Федерациясендә алдынгыларның берсе. Татарстан Республикасы тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Россия төбәкләре арасында 4 нче урында тора. Илнең 2,3% авыл хуҗалыгы җирләрен биләп, Татарстан Республикасы 2015 нче корылык елы йомгаклары буенча Россия авыл хуҗалыгы продукциясенең 4,2%ын җитештерде(гадәттәге елларда 4,7%), шул исәптән ит - 3,5% (488 мең тонна), сөт - 6% (1751 мең тонна).

Төп продуктлар буенча Татарстан Республикасы үз-үзен тәэмин итә. Ит җитештерү - ихтыяҗга карата 108%, йомырка - 117%, сөт - 120%, бәрәңге һәм шикәр ихтыяҗдан 2,5 мәртәбә артыграк.

Идел буе федераль округы, шулай ук Россия күләмендә Татарстанда минималь продуктлар кәрҗине иң түбән бәядә санала (3180,7сум).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International