Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Шепшенар авылыннан КФХ башлыгы Мөнип Һадиев быел «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын төзү»программасы буенча конкурста җиңүчеләрнең берсе булды.
Фермер грант акчаларына 100 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыгы төзергә уйлый.
«Хәзерге вакытта бинаның нигезен салып бетереп киләбез, - диде Мөнип Һадиев. - Бу объектны төзеп бетергәннән соң терлек сую пункты төзергә уйлыйбыз».
Фермер хуҗалыгында 100 башка якын эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 38 савым сыер. Продукцияхалыкка һәм Кукмара районы хуҗалыкларына сатыла.