2 июньдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Пакистанның дәүләт министры, Пакистанның Сәүдә министрлыгы каршындагы Сәүдәне үстерү идарәсе (TDAP) директоры Шәех Мөхәммәд Мөнир җитәкчелегендәге Ислам Республикасы Пакистан делегациясе белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды.
Әләге очрашуда шулай ук түбәндәгеләр катнашты, Татарстан ягыннан: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Марат Җәббаров, Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре; Ислам Республикасы Пакистан ягыннан: Россия Федерациясендә Пакистан миссиясе башлыгы урынбасары Ата-уль-Мөним Шахид, Пакистанның Сәүдә-сәнәгать палаталары федерациясе җитәкчесе Фарук Афзал, Пакистанның Сәүдә министрлыгы каршындагы Сәүдәне үстерү идарәсе хезмәткәре Мөхәммәд Ирфан, компанияләр директорлары.
Мөхтәрәм кунакларны минстрның беренче урынбасары Николай Титов сәламләде. «Халыкара чаралар уздыру аркасында Татарстан Республикасын соңгы елларда дөньяның күп илләре белә башлады», - дип билгеләп үтте ул.
Шәех Мөхәммәд Мөнир җылы каршы алган өчен рәхмәт белдерде һәм моңа кадәр делегациянең Башкортостан Республикасының башкаласы – Уфа шәһәрендә булуын әйтте.
«Пакистан - мөмкинлекләре күп булган ил, - дип ассызыклады ул. - Безне Россиядә һәм Татарстанда җитештерелә торган авыл хуҗалыгы техникасы кызыксындыра», - диде ул.
Шәех Мөхәммәд Мөнир Ислам Республикасы Пакистанда текстиль, хирургия җайланмалары, спорт товарлары һәм җиләк-җимеш җитештерелүе турында сөйләде. Ул, нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен Татарстан Республикасы һәм Ислам Республикасы Пакистан арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү буенча уртак эшче төркем төзергә кирәк, дип белдерде.
Николай Титов делегация вәкилләренә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының торышы турында сөйләде.
«Татарстан Республикасы Россия Федерациясе төбәкләре арасында лаеклы урын алып тора. 2015 ел йомгаклары буенча республика сөт җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында 1 нче урынга чыкты, бәрәңге җыю буенча – 2 нче урында, терлек ите һәм кош ите җитештерү буенча – 4 нче урында», - дип сөйләде Николай Титов.
Бу очрашу республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә, АПК өлкәсендә чит ил партнерлары белән эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салуга ярдәм итәчәк дип танылды.
Делегация вәкилләре Татарстан Республикасының Сәүдә – сәнәгать палатасында «Татарстан - Пакистан» эшлекле форумында катнаштылар, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән, Татарстан Республикасының Инвестицияне үстерү агентлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчеләре белән очраштылар.