Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районыннан КФХ башлыгы кәҗә һәм сыер сөтеннән 16 төрле продукция җитештерә

2016 елның 25 марты, җомга

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы авылыннан КФХбашлыгы Нина Агапова кәҗә һәм сыер сөтеннән 16 төрле продукция җитештерә.

Хуҗалыкта 70 сарык һәм кәҗә тотыла, шулардан 30 баш сөт җирә торган кәҗәләр, тагын 15 баш савым сыер тотыла. Һәркөнне 300 литрдан артык сөт савыла. 

«Бүгенге көндә 150 литрга якын сөт савабыз, чөнки терлекләрнең сөт ташлаткан чоры», - дип сөйләде Нина Агапова.

КФХда кәҗә һәм сыер сөтеннән 16 төрле продукция җитештерелә - сөт, кайнаган сөт, каймак, ряженка,эремчек, катык һәм башкалар. Әзерләнгән продукция «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖендә сатыла.

«Тиешле документация алып, сыр әзерләргә планлаштырабыз. Планда шулай ук - сөт бирә торган кәҗәләр санын 100 башка җиткерү», - дип, үз фикерләре белән бүлеште КФХ башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International