Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авылыннан фермер Алексей Архиреев кәҗә сөтеннән 11 төр продукция җитештерә.
Аның хуҗалыгында 119 кәҗә бар, шул исәптән 45 савым кәҗәләр. Һәркөнне 100 литрга кадәр сөт савалар.
«Хайваннарга печән, арпа, солы, нарат ботаклары ашатам. Шулай ук макро- һәм микроэлементлар белән баетылган витаминлы минераль өстәмәләләр бирәм», - дип сөйләде Алексей Архиреев.
Фермада аерым саву бүлмәсе бар, сөтне савытларга тутыру һәм эшкәртү өчен дә аерым урын каралган.КФХында кәҗә сөтеннән 11 төр продукция җитештерелә - 3 төрле сыр, ак май, эремчек, әчетелгән сөт,каймак һәм башкалар. Алексей Архиреев продукцияне «Бәхетле» сәүдә челтәре, «Казань» агросәнәгать паркы” ААҖ аша сата, ул Татарстан Республикасының Югары Ослан муниципаль районында һәм Казан шәһәрендә үткәрелә торган күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә актив катнашучыларның берсе.
«Кәҗә сөтен эшкәртү буенча заманча җиһазланган цех төзүне, шәхси хуҗалыклардан кәҗә сөте җыюны планлаштырам. Халыкка күп сөт бирә торган яшь кәҗәләр сату да планда бар», - диде фермер.