Татарстанда шәхси хуҗалыклар тотучылар субсидияләр алалар

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Авылда дәүләт ярдәменә хуҗалыкларында сыер тотучылар гына түгел, ә шәхси хуҗалыкларда кәҗәләр тотучы фермерлар да өметләнә ала. Татарстан Республикасында бу елның 1 июленә кадәр үзләренең шәхси хуҗалыкларында тота торган кәҗәләрен җирле үзидарәнең башкарма комитетларында теркәүчеләр бер кәҗәгә 1000 сум исәбеннән субсидия алалар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә фермерларга 28 млн. 447 мең сум акча түләнгән. Республиканың иң күп санда кәҗә тотучы муниципаль районнары арасында Әлмәт (1308 баш), Түбән Кама (1211 баш), Тукай (1181 баш), Кукмара (1019 баш) районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International