Татарстан Республикасында шикәр чөгендеренң мәйданы быел 57,7мең га тәшкил итә –узган елга караганда 9,5 мең гектарга күбрәк. Әлеге культураны республиканың 15 муниципаль районында үстерәләр.
23 октябрьгә 50,2 мең га мәйданда (фараздан 86 %) 1,7 млн. тонна шикәр чөгендере чыгарылган, уртача уңыш 346 ц/га тәшкил итә. Апас, Кайбыч һәм Лениногорск районнарында шикәр чөгендерен җыюны төгәлләделәр.
Татлы тамырның тулаем җыемы һәм уңдырышлылыгы буенча Зәй районы алда бара - 294 мең тонна уңыш алынган, уңдырышлылык - 420 ц/га һәм шулай ук Буа районы - 274,3 мең тонна уңыш алынган, уңдырышлылык 355 ц/га тәшкил итә.
Буа муниципаль районында уртача иң зур уңыш «Авангард» ҖЧҖендә - 463 ц/га. Тәтеш районының «Колос»ҖЧҖендә бу күрсәткеч - 450 ц/га, Зәй районының «Зәй Шикәре» ҖЧҖендә - 443 ц/га, шул ук районның«Зәй» ҖЧҖендә - 435 ц/га, Тукай районының «Кама» ҖЧҖендә 380 ц/га тәшкил итә.
Шикәр чөгендерен җыюда 70ләп комбайн эшли (тәүлек буе), һәркөнне 1 мең тоннага якын чөгендер җыела, аларны ташуда 650 бер. автомашина катнаша, алар шикәр чөгендерен өч заводка ташыйлар.
Заводларда барлыгы 1,1 млн. тонна шикәр чөгендере җыелган, татлылык 16,7% тәшкил итә. 770 мең тонна чимал эшкәртелгән, 111 мең тонна шикәр әзерләнгән, шикәрнең чыгышы - 14,5%. Республика буенча шикәр комына ихтыяҗ 160 мең тонна тәшкил итә, быел бу продуктны 200 мең тонна әзерләү планлаштырыла.