Кичә, 21 октябрьдә, Питрәч муниципаль районының «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖтә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Семинарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация белгечләре, предприятие хезмәткәрләре катнашты.
Чара Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләренең сәламәт хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауныпропагандалау максатында үткәрелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдиреАйсылу Нигъмәтуллина үз чыгышында 2014 ел һәм агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча республика АПК хезмәткәрләренең хезмәт шартларының һәм хезмәтне саклауның торышы турында сөйләде.
Кошчылык комплекслары хезмәткәрләренең хезмәт үзенчәлекләре күп кенә тышкы – физик, химик, механик һ.б. факторлар йогынтысына бәйле. Хезмәткәрләр сәламәтлегенә зарар китерә торган факторларга табигый булмаган микроклимат, һаваның аммиак, күкертле водород, тузан, микроблар, гөмбәчекләр белән пычрануы, тавышның көчле булуы, тавык мамыгының тәэсире дә өстәлә. Болардан тыш, кошларны караганда паразитарһәм бактериаль авырулар белән йогышлану очраклары да булырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, АйсылуНигъмәтуллина игътибарны һөнәри авыруларны профилактикалауга, шәхси яклану чаралары, санитар кием куллануга һәм хезмәт гигиенасына юнәлтте. Кошчылык комплексы хезмәткәрләре арасында һөнәри авыруларны профилактикалауның төп механизмнары алдан һәм даими медицина тикшерүләре үткәрүдән һәм шифаханә-курортта дәвалану өчен юлламалар каралырга тиешле булудан гыйбарәт.
«Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ хезмәткәрләренә шулай ук җитештерүдә зыян күрүчеләргә беренчел ярдәм күрсәтү турында “Җитештерүдә хезмәтне саклау буенча 10 алтын кагыйдә” темасына видеофильм күрсәтелде.
Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация рәисе Фәнил Габдрахманов хезмәткәрләрнең барлык звенолары өчен хезмәтне саклау буенча укулар үткәрү зарурлыгы турында, хезмәтне саклау буенча законнар базасындагы яңа үзгәрешләр, хезмәткәрләрнең хезмәт шартларын махсус бәяләүнең мөһимлеге (СОУТ) һәм хезмәткәрләргә пенсия исәпләгәндә аны исәпкә алу механизмнары турында сөйләде.