Кичә, 19 октябрьдә, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында зона семинар-киңәшмәсе узды, анда 9 айда терлекчелек эшенә йомгаклар ясалды һәм кышкы чорга бурычлар билгеләнде.
Семинарда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре директорлары, Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы бүлекчәләр һәм филиаллар, ветеринария хезмәтләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре катнашты.
Семинарга республика Идел буе зонасының сигез районыннан - Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарыннан вәкилләр чакырылган иде.
Семинарның пленар утрышы район Мәдәният йортында узды, аны район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Сабирҗанов ачты. Ул кунакларны Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районындагы төп үсеш юнәлешләре белән таныштырды. Аннары «Ак Барс» холдинг компаниясе» генераль директоры урынбасары Камил Галиев предприятие эшчәнлегендәге юнәлешләр һәм урынннарда башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Сигез районның авз предприятиеләре эшенә җентекле бәяне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов бирде. Ул октябрь башына терлекчелектәге үсеш буенча хуҗалыклар эшчәнлекләренең нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирдле, эре мөгезле терлекләр саны кимегән авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хаталарын күрсәтеп китте, сөт җитештерү күрсәткечләрен җентекләп тукталды, сөт җитештерүне киметкән бүлекчәләрне санап китте. Нәҗип Хаҗипов тулаем савымның кимүенә карата чагыштырма анализ ясады, инвестиция компанияләре агрофирмаларында терлекчелекнең продуктивлылыгына һәм терлекләрне ашатуда эшкәртү сәнәгатеннән калган продуктларның кулланылуына тукталды.
Аннары семинарда катнашучылар алдында АПК өчен җайланмалар, азык өстәлмәләре, азык сыйфатын яхшырту һәм терлекләрне дәвалау өчен биопрепаратлар җитештерүче компанияләр вәкилләре чыгыш ясады.
Семинарның икенче өлеше «Кама Тамагы» ҖЧҖнең Сөйки сөт комплексында узды. Монда ай ярым элек сөт терлекчелеген тоту өчен шартлар тудыру буенча эшләр алып барылды. «Кама Тамагы» ҖЧҖ генераль директоры Рамил Каюмов шундый бурыч куйган иде: сөт бирә торган барлык терлекләрне бер комплекска җыярга һәм алар өчен мөмкин бклган бөтен уңай шартларны булдырырга. Һәм бу гамәлгә ашырылды. Бүген комплекста 945 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 635 сыер. Саву аппаратлары һәм җайланмалары ике мәртәбә арттырылды – 24 иде, 44 берәмлеккә җитте. Хәзер дүрт сәгать ярым иртәнге савымда 740 сыер саварга мөмкин.
Семинарда катнашучылар комплексны карап чыктиылар, андагы эш тәртибе белән таныштылар, сву җайланмаларын бәяләделәр. Ясалма аталандыру белән шөгыльләнүче Наталья Чередилинаның эше белән, яшь ветеринария табибы Екатерина Евстягинаның яшь бозауларның иммунитетын ныгыту өчен молозиво куллану методикасы белән таныштылар, комплекс территориясен төзекләндерү эшен карадылар, монда җиләк-җимеш бакчасы ясаганннар, бетон тротуарлар һәм юллар төзелгән.
Министр урынбасары зоотехника һәм нәсел исәбен алып бару кенәгәсен өйрәнде, комплексның һәр почмагын карап чыкты, терлек азыгының сыйфатын бәяләде.
«Бик яхшы әзерләнгәнсез. Комплекс бөтен куәтенә эшләсен өчен бик тырышкансыз. Иң мөһиме – тукталып калмаска. Бик яхшы шартлар тудырылган, сыйфатлы азык әзерләнгән, әгәр ел дәвамында эшләрегез шулай барса, нәтиҗәсе дә озак көттермәс», - диде семинар ахырында Нәҗип Хаҗипов.
Исегезгә төшерәбез, шундый зона семинар-киңәшмәләр 20 октябрьдә - Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында, 21 октябрьдә - Азнакай, 22 октябрьдә - Сарман, 23 октябрьдә - Мамадыш, 24 октябрьдә Алексеевск муниципаль районнарында узачак.