«Идел буенда Халыкара кыр көннәре» агрокүргәзмәсенә әзерләнү кысаларында көзге кыр эшләре тәмамланды

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

«Идел буенда Халыкара кыр көннәре» 2 нче технологик агрокүргәзмәсенә әзерләнү кысаларында Тәҗрибә кыры экспонентлары кишәрлекләрендә көзге кыр эшләре тәмамланды.

Көзге кыр эшләре кысаларында җирләрне сөрү, культивацияләү, ашламалар кертү, туфракны фунгицидлар һәм инсектицидлар белән эшкәртү эшләре башкарылды. Көзге культуралар чәчелде.Шулай ук күргәзмә мәйданы өчен урынның гомуми чикләре билгеләнде.

Экспонентлар кишәрлекләрендә эшләр Россия-немец белгечләре командасы тарафыннан башкарыла, аңа DLGның (Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте) игенчелек буенча баш белгече Райнхард Россберг һәм«ТатНИИСХ» ФДБФУнең Селекция һәм орлыкчылык үзәге җитәкчесе Айтуган Хаҗиев җитәкчелек итәләр.

«Идел буенда Халыкара кыр көннәре» агрокүргәзмәсе 2016 елның 30 июненнән 2 июленә кадәр Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында үтәчәк («ТатНИИСХ» ФДБФУнең эксперименталь кырлары).Әлеге күргәзмәгә Россия төбәкләреннән һәм Европа илләреннән 200ләп экспонент һәм 10 меңнән артык белгечләр җыелыр дип фаразлана.

«Идел буенда Халыкара кыр көннәре» - Россиядә немец «Кыр көннәре» форматында беренче кыр күргәзмәсе. Күргәзмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, DLG (Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте), «Казан ярминкәсе» ААҖ һәм IFWexpo Heidelberg GmbH оештыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International