Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы «Бөреле» ЯАҖендә 60 гектар мәйданда күпләп кәбестә җыялар

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы «Бөреле» ЯАҖендә Рус Урматы авылы янында 60 гектар мәйданда үстерелгән кәбестәне җыялар.

Хуҗалык алдында мөһим бурыч тора - өлгергән яшелчәләрне тиз арада җыеп бетерү, шуңа күрә эш тә ике сменада оештырылган. Авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчеләреннән һәм белгечләреннән тыш, кәбестә җыюга Арча педагогика һәм төзелеш көллиятләре студентлары, Биектау муниципаль районының мәктәп укучылары җәлеп ителгән. Бу атнада хуҗалыкка Биектау район үзәгенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә килде.

Уңыш начар түгел, гектардан 600 центнер чыга. Уңыш җыю башланганнан бирле 1000 тонна кәбестә җыелган инде, ә җәйге сатуны да исәпкә алсак, 2500 тоннадан артык.

Кәбестәне төяү өчен өч транспортер эшли, аларда механизаторлар Наил Габдуллин, Рөстәм Сәмигуллин, Рамил Гарәфиев эшли.

Җәен кәбестәләр төялгән машиналарны шунда ук сатуга җибәргән булсалар, хәзер исә Чыпчык авылындагы яшелчә саклагычка озаталар. Анда алар язга кадәр саклана һәм ярминкәләргә китәчәк.

Хәзер бу культураның соң өлгерә торган сортларын җыялар, һәркөнне 15-20 тонна сатыла. Халык кәбестәне бик теләп ала, чөнки ул, бәрәңге кебек үк, төп арзан продуктларның берсе. Мисал өчен, ярминкәдә Бөрелеләр аны килограммын 9 сумнан саттылар. Күпләп алучылар өчен аның бәясе сезонга карап һәм аңа ихтыяҗдан чыгып куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International