Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Даниил Путятин Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында мелиоратив объектлар төзүнең һәм реконструкцияләүнең барышы белән танышты.
“2015 елда республикада гидротехник корылмаларны торгызу буенча төбәк программасы нигезендә республика мелиораторлары тарафыннан 172 мелиорация объектында төзелеш һәм ремонт-торгызу эшләре алып барыла, шулардан 70 %тан артык объект файдалануга кертелде дә инде”, - дигән мәгълүмат бирде «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин.
Кайбыч муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, «Татмелиорация» ААҖнең генераль директоры Әнвәр Залаков Даниил Путятинга төзелгән һәм төзелә торганмелиорация объектларын күрсәтеп йөрделәр. Соңгы 3 елда гына да районда мелиораторлар көче белән 7 буа һәм гидротехник корылмалар ремонтланган, 200 гектардан артык сугарулы җирләр төзелгән һәм реконструкцияләнгән.
Федераль ярдәмнең нәтиҗәлелегенә мисал итеп Кайбыч районының «Подберезье» ҖЧҖ агрофирмасын күрсәттеләр. Предприятие, гидротехник корылма төзеп, 128 га сугарулы җирләрне файдалануга кертә. Быел шул сугарулы җирләрдә бәрәңге үстерелгән, уңыш әйбәт - гектардан 250 центнердан артык бәрәңге җыелган.Бүгенге көндә тагын бер буа – агрофирманың сугарулы җирләрен су белән тәэмин итү чыганагы төзелеп бетә.
Күрсәтелгән объектларны карап чыкканннан соң, департамент директоры Татарстанның мелиорацияне үстерүгә керткән өлешен югары бәяләде һәм гидротехник корылмаларны, сугарулы җирләрне торгызу һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру буенча республиканың үзе эшләгән мелиоратив программаларның уникальлеген билгеләп үтте. «Республика, һичшиксез, мелиорация чаралары белән АПК күрсәткечләре үсешен арттыруда җаваплы һәм нәтиҗәле эш итүдә ачык үрнәк булып тора», - дигән нәтиҗә ясады Даниил Путятин.