Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре көзге арышның яңа Зилант сортын чыгардылар

2015 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Көзге бөртекле культуралар югары уңыш нигезе булып торалар. Россия Федерациясендә ашлыкны тотрыклы җитештерүне тәэмин итү өчен ел саен аны 18 миллион гектар чәчәргә дип планлаштырыла.

«Табигать мохитенең стресс факторларына чыдам, икмәк өчен яраклы югары продуктлы көзге арыш сортын булдырырга» дигән дәүләт бурычын үтәү кысаларында яңа эшләп чыгарылган «Зилант» сорты дәүләт сынавына тапшыру өчен әзерләнде. Гибридлаштыру 2005 елда башкарылган иде, селекция эше 10 ел барды.

Яңа эшләп чыгарылган сорт чәчәк ату чорының дәвамлылыгы һәм компактлы булуы, тиз өлгерүчәнлеге, күгәрүгә, тамыры черүгә чыдамлылыгы белән башкалардан аерылып тора.

«Зилант»ның өстенлекләре арасыннан тагын түбәндәгеләрне атарга мөмкин: ул кыска сабаклы (стандарттан16 см.га кыскарак), сорт шулай ук күгәрек инфекцияләренә чыдам, уңдырышлылыгы югары һәм төрле шартларга адаптациясе көчле (аның стрессларга чыдамлылыгы 2009-2010 еллардагы кышкы экстремальшартларда һәм 2011, 2012, 2014 елларда кар астындагы көчле күгәрек эпифитотияләре фонында расланды).

Моннан тышуртача алганда 5 ел конкурс сынавы чорында Зилант сортының уңдырышлылыгы 0,61 т/гатәшкил итте, бу Татарстанның стандарт Эстафетасы белән чагыштырганда 15,9%ка артык, ул вегетация ахырына күп санда уңдырышлы сабаклар тупларга, сихрон рәвештә яңа үсентеләр җибәрергә сәләтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International