Татарстан Республикасы Лаеш районының «Семиречье» агрофирмасында бәрәңге җирен 500 гектарга кадәр җиткерергә уйлыйлар

2015 елның 19 сентябре, шимбә

Быел Лаеш муниципаль районы районында халыкны үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүгә районның бәрәңге үстерүчеләре дә үзләреннән зур өлеш кертәләр.

«Хуҗалыкларда бәрәңге җыюның кызган чагы. Узган ел белән чагыштырганда быел уңыш яхшырак. Һәр гектардан уртача 200 центнердан артык бәрәңге чыга. Бу атна ахырына кырлардан складларга 6 мең тоннага якын бәрәңге кайтарылган», - дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгиз Миңнекаев.

Лаеш районында «икенче икмәк» үстерү белән алты авыл хуҗалыгы предприятиесе шөгыльләнә. Шулардан иң эресе - «Семиречье» агрофирмасы ҖЧҖ.

Предприятиенең куәте елдан-ел арта бара. Бәрәңге җирләре арту белән бергә уңдырышлылык та арта, бүгенге көнгә 380 гектар мәйданда бәрәңге үстерелә, уртача уңыш -   220 центнер. Хуҗалыкта бәрәңге алу тулысынча механикалаштырылган. Бәрәңгене алты комбайн чыгара. Кулланучыга җибәргәнче, бәрәңге сортларга аерыла: эреләре сатуга җибәрелә, ваграклары орлыкка калдырыла. Киләсе елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре бәрәңге җирен 500 гектарга кадәр җиткерергә уйлыйлар.

Бәрәңге үстерүчеләрнең сүзләренә караганда, алар бизнесында иң катлаулысы – үстерелгән бәрәңгене сату. Конкуренциянең шактый зур булуы сату базарларын эзләүне генә түгел, ә товарның сыйфатына да зур игътибар бирүне таләп итә. Мәгълүм булганча, бары тик яхшы сакланган һәм тәм сыйфатлары югары булган бәрәңге генә үз хуҗасын таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International