Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә терлекләрне кышка әзерлиләр

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

«Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Красновидово бүлекчәсе терлекчелек комплексында чиста токымлы ит терлеге асрыйлар.

Бү бүлекчә Герефорд токымлы эре мөгезле терлек үрчетү буенча нәсел хуҗалыгы дигән статуска ия. Әлеге статус 2014 елның гыйнварында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карары белән бирелгән.

Хәзер терлекчелек комплексында терлекләрне кышка әзерләү эшләре бара. Корпусларны тәртипкә китергәннәр, киртәләрне һәм бинаның эчен акка буяганнар, салам китереп, аны өемнәргә өеп куйганнар.

Комплекста тәүлеклек артым 1200 - 1500 грамм тәшкил итә. 90 баштан артык нәселле үгез сатылган инде.

«Хуҗалыкта 650 баш нәселле терлек бар. Симертелгән үгезләрне сатабыз. Азык җитәрлек әзерләнде: сенаж - 2120 тонна, печән - 300 тонна, шушы көннәрдә силос әзерләргә керешәбез», - дигән мәгълүмат бирде бүлекчә җитәкчесе Алексей Цыганов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International