14 сентябрьгә республикада 2,7 мең гектар җирдән 59 мең тонна бәрәңге җыелган, уртача уңыш гектардан 221 центнер тәшкил итә.
Бәрәңгенең иң күп мәйданы Арча районында җыелган - 605 га. Икенче урында Нурлат районы, анда «икенче икмәк» 210 га мәйданда җыелган. Уңдырышлылык буенча Алабуга районы алда бара - 349 ц/га. Түбән Кама районында бу күрсәткеч 301 ц/га тәшкил итә, Арча районында - 255 ц/га.
Татарстан кырларында 14,9 мең гектар мәйданда 505,8 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, уртача уңыш - 340 ц/га.
Сарман районында шикәр чөгендере - 2,9 мең га мәйданда, Зәй районында - 2,2 мең га мәйданда җыелган. Татлы тамырның уртача уңышы буенча Тәтеш районы алда бара, анда гектардан 400 центнер шикәр чөгендере чыга. Бу культураның уңышы шулай ук Тукай районында да яхшы, анда татлы тамырның чыгышы гектардан 390 центнер тәшкил итә.