2015 елның 9 сентябрендә Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларында Бөтенроссия кукурузны фәнни-тикшеренү институты директоры Владимир Сотченко булды.
Тәҗрибә кишәрлекләрендә ул куккурузның яңа гибридларын сынау нәтиҗәләре белән танышты. Кукурузның бу ел шартларында орлык һәм силос өчен кулланырга яраклы берничә перспективалы гибрид сортлары чыгарылды, якын елларда алар дәүләт сорт сынавына тапшырылачак.
Ике фәнни-тикшеренү институтының бу уртак эше зур әһәмияткә ия, чөнки бүгенге шартларда орлыкчылык – дәүләт импортны алыштыру бурычын куйган АПК секторларының берсе.
Һичшиксез, кукурузның югары сортлы орлыкларын җитештерү өчен гибридлаштыру кишәрлекләренең мәйданнарын тиешле шартларда шактый арттырырга мөмкин, әйтергә кирәк, танылган Лимагрейн (LG), Майсадур Семанс кебек чит ил фермалары гибридларынннан да өстенрәк булган үзебезнең бүгенге гибридларыбыз да бар инде.
Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты һәм Бөтенроссия кукурузны фәнни-тикшеренү институты галимнәренең уртак эше нәтиҗәсендә кукурузның берничә гибриды барлыкка килде: «Нур» (ФАО 150), ул 2014 елда бер үк вакытта биш төбәк буенча РФ Дәүләт реестрына кертелде, «Биләр 160», дәүләт сорт сынавын уңышлы узды. Продуктивлылыгы һәм технологик сыйфатлары буенча алар кукурузның популяр гибриды «Катерина СВ»дан шактын өстен торалар.