10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында җирләр бүлү һәм сатуга, КФХларга һәм ИПларга җир ызанлауга субсидияләр бирүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Кадастр палатасы, Татарстанныңфермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, Кадастр инженерлары ассоциациясе, республика районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, Казан шәһәренең шәһәр яны районнары һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында файдаланылмаган җирләргә, туфрак эшкәртүгә, урып-җыю эшләрен башкаруның һәм көзге культуралар чәчүнең барышына җир күзәтчелеген көчәйтү чаралары буенча фикер алыштылар.
Республиканың кайбер районнарында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән аларны арендага алучыларның һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренең рөхсәтен алмыйча гына күпләп җир кишәрлекләре бүлеп бирәләр. Нәтиҗәдә җирләрдән файдалану өлешендә проблемалар барлыкка килә. Кадастр инженерларыассоциациясенең башкарма директоры Вадим Савельев үз чыгышында, ызанлауны башкарганда кадастр инженеры намуссызлык күрсәтсә, аның аттестаты алына, ә башка милекчеләр җир кишәрлекләре бүлү турында массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыга торган белдерүләрне карап барырга тиешләр, дип билгеләп үтте.
Билгеләнгән тәртип нигезендә КФХларга һәм ИПларга субсидияләр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән милек итеп рәсмиләштерелгән җирләрне (гамәли срогына бәйсез рәвештә) ызанлауга тотылган чыгымнар өлешен каплауга бирелә.
Субсидия алу өчен Татарстан Республикасы муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.