Бүген Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы игенчеләре Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп бетерүләре турында рапорт бирделәр.
Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов республика җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгына яңа ашлыктан пешерелгән символик рәвешле түгәрәк ипи алып килде.
Районда 20,2 мең гектардан 72,1 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - 35,6 ц/га.
Әтнә районы шулай ук беренчеләрдән булып киләсе ел уңышына көзге культуралар чәчүне төгәлләде. Туфракны төп эшкәртү буенча да беренчеләрдән бара – 15,8 мең га җир эшкәртелгән, бу фаразның 63%ын тәшкил итә.