Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында бәрәңге җыюның барышы белән танышты

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән бергә районда бәрәңге җыюның барышы белән танышты.

Биектау районында бәрәңге җире 700 га тәшкил итә. 10 сентябрьгә 70 га мәйданнан 1237 тонна бәрәңге чыгарылган. Уртача уңыш - 177 ц/га.

Биектау районында яшелчә үстерү белән берничә предприятие шөгыльләнә. Шулардан иң зурысы - «Бөреле» ЯАҖ, ул республикада яшелчә белән төп тәэмин итүчеләрдән санала. Соңгы елларда анда терлекчелек һәм игенчелек тармакларында яңа юнәлешләр актив үзләштерелә.

2015 елда хуҗалыкта 300 га мәйданда бәрәңге утыртылган, 60 га - кәбестә,10 га - аш чөгендере һәм 10 га - кишер. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, яшелчәләр сугарулы җирләрдә үстерелә. 2011 - 2014 еллар эчендә мелиорация системасы тулысынча яңартылган. Шулай ук югары җитештерүчәнлекле «Miedema CP-42» (Бөекбритания) комплексы сатып алганнар. Ул берьюлы 5 операция (туфракны фрезер эшкәртү, орлыкларны агулау, минераль ашламаларны бертигез төшерү, утырту һәм туфракны тырмалау) ясап, 1 комплекс 6 техникны алыштыра һәм җитештерүчәнлекне 2 тапкыр арттыра.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторлары белән аралашты. Хезмәткәрләр техниканың төгәл эшләве һәм урып-җыюда уңышлы файдаланылуы хакында сөйләделәр. Комбайнчылар сүзләренә караганда, җитәкчеләр хезмәт хакын вакытында түлиләр, ә кырда аларны өч мәртәбә ашату оештырылган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук җирле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең күргәзмәсе белән танышты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бәрәңгенең, чөгендернең, кишернең һәм кәбестәнең аеруча популяр сортларының яңа уңышын уңай бәяләде. Аңа шулай ук яңа ярымфабрикат - чистартып киселгән, куллануга әзер бәрәңге күрсәттеләр, ул озакламый Казан кибетләренә чыгачак. Аның үзенчәлеге шунда ки, чистартылган бәрәңге 7 көнгә кадәр саклана, моңа бәрәңгене тиз туңдырып, вакуумлы төргәкләү юлы белән ирешелә, сульфитация кулланылмый.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка вируссыз орлыклык бәрәңге җитештерү һәм реализацияләү технологиясе турында да сөйләделәр. «Голландия кебек эре тәэмин итүчеләр белән ярышу өчен конкуренцияле продукт булдырырга кирәк. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International