Агымдагы елның 8 сентябрендә АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика комитеты президиумы утырышы булды. Утырышны АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина алып барды. Анда КГАВМ (Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе) башлангыч һөнәр берлеге оешмасының устав таләпләрен үтәү эше каралды, шулай ук Балтач районы һөнәр берлеге комитеты рәисе Хәлим Рәхимуллинның «2015 елда урып-җыю эшләрен үткәрү чорында хезмәтне саклау һәм иминлек таләпләрен үтәү турында» республика айлыгының үтәлеше хакында нотыгы тыңланды.
Президиумда нотык белән КГАВМның башлангыч һөнәр берлеге оешмасы (ППО) рәисе Светлана Захаровачыгыш ясады. КГАВМның башлангыч һөнәр берлеге оешмасы — республика һөнәр берлеге оешмасына керә торган иң зур оешмаларның берсе. Аның составында 1257 әгъза бар, әгъзалык 99% тәшкил итә.Хезмәткәрләрнең һәм укучыларның, администрациянең социаль-хезмәт мәнфәгатьләре учреждениенең күмәк шартнамәсе белән билгеләнгән. Һөнәр берлеге комитеты күмәк шартнамәдә каралган йөкләмәләрнең үтәлешенә зур игътибар бирә, һөнәр берлеге әгъзаларының мәнфәгатьләрен яклап, төрле социаль-кътисадыйһәм хокукый мәсьәләләрне хәл итү буенча администрация белән эшлекле сөйләшүләр алып бара.
Президиум әгъзалары КГАВМның башлангыч һөнәр берлеге оешмасының практик эшен уңай бәяләде. Һөнәр берлеге комитетына республика үзешчән сәнгать смотр-конкурсларында һәм массакүләм физкультура-спорт чараларында активрак катнашырга, шулай ук белгечләрне авылда калдыру буенча максатчан эш алып барырга тәкъдим ителде.
Икенче мәсьәлә буенча Балтач районы һөнәр берлеге комитеты рәисе Хәлим Рәхимуллин чыгыш ясады. Хезмәтне саклау чараларына ассигнованиеләр елдан-ел артып тора. «Соңгы өч елда районда җитештерү тармагында үлемгә китергән бер бәхетсезлек очрагы да булмады», - дигән мәгълүмат бирде ул. Күрелгән чаралар җитештерүне үстерүгә, хезмәт шартларын яхшыртуга, хезмәткәрләрнең социаль мәсьәләләрен хәл итүгә уңай йогынты ясый.
Һөнәр берлегенең Республика комитеты президиумы Балтач районы һөнәр берлеге комитетының хезмәткәрләр хезмәтен саклау һәм хезмәт иминлеген тәэмин итү буенча эш тәҗрибәсен хуплады һәм аны АПК предприятиеләрендә кулланырга тәкъдим итте, шулай ук районнарның һөнәр берлекләре комитетларына,предприятиеләр һәм оешмаларның һөнәр берлеге комитетларына күмәк шартнамәләрнең бу өлештәге чаралары үтәлешен контрольгә алырга, АПК хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшыртуга, сәламәтлеген һәм гомерен саклауга, бәхетсезлек очракларын вакытында тикшерүгә, җитештерүдә булган җәрәхәтләнү очракларын яшереп калдыруны булдырмауга аерым игътибар итәргә тәкъдим итте.
Президиум утырышында тагын һөнәр берлеге органнары финанс эшчәнлегенең беренче яртыеллыгына йомгаклар каралды. Оптимальләштерү максатларында аларга республика һөнәр берлеге комитетында касса хезмәт күрсәтүенә күчү эшен активлаштырырга тәкъдим ителде.