Кичә, 9 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Нидерланд - Россия терлекчелек фонды делегациясе белән очрашу булды.
Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Нидерланд – Россия терлекчелек фонды координация үзәгенең генераль директоры Елена Брагар һәм 11 кеше составындагы делегация - терлекчелек фермалары өчен югары сыйфатлы җайланмалар һәм төзелеш материаллары, терлекләргә азык өләшү өчен махсус техника белән тәэмин итү, төрлек юридик хезмәтләр күрсәтү буенча фирмаларның, нәсел эшен, терлекләрнең генетикасын яхшырту буенча компанияләрнең, азык билгеләү лабораторияләренең җитәкчеләре һәм менеджерлары һәм башкалар катнашты. Очрашуда шулай ук «Красный Восток Агро» ИК ҖЧҖ, «Татагролизинг» ААҖ, «Агросила Групп» ЯАҖ, «Сөт иле» ҖЧҖ, Татарстан Республикасының Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчеләре һәм белгечләре, «Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе галимнәре катнашты.
Очрашу башында катнашучылар алдында Нидерланд – Россия терлекчелек фонды координация үзәгенең генераль директоры Елена Брагар чыгыш ясады, ул катнашучыларны Фонд эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге Фонд Россия һәм Нидерланд арасында агробизнес гы мөнәсәбәтләрен үстерү юлындагы киртәләрне бетерү өчен төзелә. Фонд вәкилләре Тула, Новосибирск, Ульяновск өлкәләре белгечләре белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салдылар.
Нәҗип Хаҗипов билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар һәр як өчен дә файдалы. Ул очрашуга килгән эре җитештерү предприятиеләре җитәкчеләренә, Фонд вәкилләре белән B2B форматында аерым утырып, элемтәләр урнаштырырга тәкъдим итте.
Аннары Министрлыкта «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше» ГГСХУ ГКУ җитәкчесе Илсур Закиров, «Элита» баш нәсел предприятиесе» ААҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, республика нәсел предприятиеләре директорлары, республика муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре консультантлары, республика нәсел хезмәтләре башлыклары һәм терлекчелек тармакларын үстерү бүлекләре белгечләре катнашында 2015 елның 8 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучылар алдында «КВАРТ» Кама-Идел резина-техника акционер җәмгыяте» АҖнең бүлек башлыгы Айрат Натфуллин чыгыш ясады, ул катнашучыларны заводта чыгарыла торган продукция белән таныштырды.
Нәҗип Хаҗипов билгеләп үткәнчә, сөт саву буенча җитештерү күрсәткечләре узган ел белән чагыштырганда 3-4 %ка арткан. Шундый җитештерү темплары сакланса, республика сөт җитештерүне кызыксындыруга бирелгән бюджет акчаларын тоту нәтиҗәлелеге күрсәткечләренә ирешәчәк, куелган бурыч 100%ка үтәләчәк. Терлек ите һәм кош ите җитештерүдә дә артым бар (2014 елга карата 104%). Яшь бозаулар һәм дуңгыз балалары тууда да шактый уңышлар күзәтелә.
Шул ук вакытта Әлмәт, Зәй, Зеленодольск, Тәтеш һәм Чирмешән муниципаль районнарында эре мөгезле терлекләр һәм сыерлар саны кимегән.
Киңәшмә азагында Нәҗип Хаҗипов терлекләрне үз вакытында кышкы амбарларга күчерү зарурлыгын, аларны тукландыру һәм кукуруз салу эшләрен оештыруның, терлекләрне карау һәм ашату технологияләрен үтәүнең мөһимлеген ассызыклап әйтте.