Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2015 елның 8 октябреннән 15 октябренә кадәр 17 нче «Алтын көз – 2015» Россия агросәнәгать күргәзмәсен үткәрү турында игълан итә. Күргәзмә беренче мәртәбә «Крокус Экспо» күргәзмә үзәгендә үткәрелә.
«Алтын көз» - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате вәкилләре өчен төп аграр ел вакыйгасы. Монда үзебездә җитештерелгән иң яхшы продуктлар, терлек азыгы һәм ветеринария продукциясе яңалыклары, иҗ яхшы токымлы хайваннар һәм йорт кошлары күрсәтеләчәк. Күргәзмәнең төп бүлеген бүгенге авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары буенча махсуслаштырылган экспозиция тәшкил итәчәк. Россия аграрчылары өчен «Алтын көз» - аграр елы ахырында, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан чын мәгънәсендә зур бәйрәм.
Шул ук вакытта «Алтын көз» АПК өлкәсендә иң зур икътисадый форум статусын актив ныгыта. Күргәзмәгә ел саен үзебезнең дәүләтнең беренче затлары, Европа, Азия һәм Америка илләренең аграр министрлыклары башлыклары килә, бу Россиянең якын һәм ерак чит илләр белән хезмәттәшлек итүенә бәйле җитди сәяси һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Быелгы әңгәмәдә төп юнәлеш Россиянең эчке азык-төлек базарын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп-ваклап җибәрү үзәкләрен булдыру темасы булачак.
Инвестиция проектларын карауга зур игътибар биреләчәк. Россия Федерациясенең күп субъектлары башлыклары «Алтын көз» күргәзмәсенә үз төбәкләренең рерурс куәтен һәм инвестиция җәлеп итүчәнлеген күрсәтә торган проектлар алып киләчәкләр. Россиядән тыш, аерым тематик бүлек кысаларында БРИКС илләре-әгъзалары компанияләре үзләренең инвестицион авыл хуҗалыгы проектларын тәкъдим итәчәкләр.
«Алтын көз» экспозицияләре төбәк җитештерүчеләренең иң яхшы продукциясен Россия һәм дөньякүләм азык-төлек базарларына чыгаруга юнәлдерпелгән. Россиянең һәм чит илләрнең эре компанияләре җитәкчеләренең, Күргәзмәгә килүче Россия төбәкләре губернаторларының, банклар җитәкчеләренең һәм инвесторларның саны елдан-ел арта.
Милли культуралар фестивале күргәзмәнең бәйрәм күтәренкелеген арттырачак, аның барышында Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән ашамлыклар сатып алырга, конкурсларда һәм мастер-классларда катнашырга, Россия төбәкләренең милли ансамбльләре чыгышларын карарга мөмкин булачак.
Күргәзмә кысаларында гадәттәгечә тармак конкурслары үткәрелә. Ел саен АПК казанышлары смотрында катнашу үзебезнең илнең күп авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен абруйлы гамәлләрдән санала. Конкурсларда җиңү яулап алган медальләр һәм дипломнар җитештерелә торган продукциянең сыйфат гаранты була.