Марат Әхмәтов: «5 сентябрьдәге ярминкәләрдә азык-төлек продуктлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән бәяләрдән сатылды»

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында брифинг булды.

«2014 елның көзге - 2015 елның язгы чорларында 34 ярминкә оештырылды, 1,3 млрд. сумлык продукция сатылды», - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.

Министр искә төшереп үткәнчә, быелгы көзге ярминкәләр узган атнада, 5 сентябрьдә башланып китте. Ярминкәләрдә азык-төлек продуктлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән бәяләрдән сатылдыАвыллар алга таба да үз продукцияләрен һәр атнаның шимбәсендә Казанның 8 мәйданчыгында һәм Чаллының 2 мәйданчыгында сатачаклар. Моннан тыш,Зеленодольск муниципаль районының Октябрьск поселогында «Яңа Тура» технополисы территориясендә яңа авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башлады.

«Ярминкәләр 26 декабрьгә кадәр булачак», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

«Ярминкәләр - бизнес түгел, ә социаль проект улһәм без, үзебезнең яктан, авылларыбызга ярдәм итәргә тырышабыз», - диде Марат Әхмәтов.

Мәсәлән, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән килештереп, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ягулык-майлау материаллары буенча транспорт чыгымнары компенсацияләнә.

Идел буе федераль округында безнең республика азык-төлек продуктларының арзанлыгы буенча лидерлыкны саклый әле: каймак буенча - 1 нче урындабодай оны 3 нче урындаак майпастеризацияләнгән, майлылыгы 2,5 — 3,2%лы сөт һәм каты сырлар буенча 4 нче урында.

Икмәк пешерү предприятиеләрен фонд оны белән тәэмин итү һәм ипинең социаль төрләренә («Сельский», «Дарницкий», «1 сортлы ак ипи») бәяләр үсешен саклап калу өчен Татарстан Республикасының Төбәк азык-төлек фондына 194,2 мең тонна  азык-төлек ашлыгы әзерләнде.

Бүгенге көнгә республикада бөртекле культуралар 1,5 млн. гектарга якын мәйданда суктырылган, бу гомуми мәйданның 92%ын тәшкил итә. 3,1 млн. тонна ашлык җыелган, уртача уңыш 21,3 ц/га тәшкил итә.

Брифинг азагында Марат Әхмәтов журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International